Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә ипотекасы» программасы озайтылачак

Марат Хөснуллин: Россиядә «Гаилә ипотекасы» программасы озайтылачак.

«Гаилә ипотекасы» программасы озайтылачак. Вице-премьер Марат Хөснуллин «Россия» күргәзмә-форумында әлеге өлкәдәге шушы һәм башка планнар турында сөйләде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Безнең алда ипотеканың асылын билгеләү бурычы тора – ул алга таба ничек гамәлгә ашырылачак. Гаилә ипотекасының дәвам итәчәген төгәл беләбез», – дип искәртте ул «Инфраструктура һәм яшәү мохите» тематик көненең пленар сессиясендә.

Моннан тыш, Хөкүмәт Рәисе урынбасары Ерак Көнчыгышта һәм яңа төбәкләрдә ипотека бирүгә теләктәшлек күрсәтеләчәген дә билгеләп үтте.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин кадрларга мохтаҗлык кичерүче һәм аларны башка урыннардан җәлеп итүче кайбер шәһәрләрдә ташламалы ипотеканы гамәлгә кертүгә бәйле вариантны карарга тәкъдим иткән иде.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ