Ышаныч телефоны гаиләләрне саклап калырга ярдәм итәчәк
Бүген «Гаилә» мәчетенә аерылышу чигенә барып җиткән гаиләләр шактый мөрәҗәгать итә. Атнасына өчәр гаилә ярдәм, киңәш сорап, мәчет ишеген шакый икән. Быел әнә шундый гаиләләргә мораль, психологик ярдәм...
Бүген «Гаилә» мәчетенә аерылышу чигенә барып җиткән гаиләләр шактый мөрәҗәгать итә. Атнасына өчәр гаилә ярдәм, киңәш сорап, мәчет ишеген шакый икән. Быел әнә шундый гаиләләргә мораль, психологик ярдәм күрсәтү максатыннан мәчет тагын бер яңа проектын гамәлгә ашырырга җыена. «Гаилә» мәчетенең ышаныч телефоны» дип аталучы әлеге проект үзалдына күңел борчуы булган һәркемне тыңлау, гаиләдә килеп туган төрле аңлашылмаучылыкларны хәл итәргә ярдәм итү бурычын куя. Бу хакта «Гаилә» мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллин һәм «Адәм белән Һава» гаилә кору һәм саклап калу үзәге җитәкчесе, психолог Гөлия Әхмәрова журналистлар белән матбугат очрашуында сөйләде.
«Ышаныч телефонын оештыру күптәнге хыялыбыз иде. Бик күп кеше «Гаилә» мәчетенә үзенең мәшәкатьләре турында сөйләргә, хатыныннан яисә иреннән зарланырга дип килә. Алар өчен вәгазьләр сөйлибез, гаилә дәресләре алып барабыз, гаилә проблемаларының төрле чишелеш юлларын эзлибез. Әтигә дә, әнигә дә сөйләп булмый торган сүзләр була. «Гаилә» мәчете булгач, без, әлбәттә гаиләләр белән эшләргә телибез. Күзгә күз очрашып сөйләшергә күп кешеләр читенсенә. Телефон аша сереңне сөйләү күпкә җиңелрәк бит. Сүз дә юк, авыр проект, чөнки республикабыз авыл, шәһәрләреннән генә түгел, Бөтенроссиядән шалтыратулар кабул итәчәкбез. Шушы федераль номер гаиләләрне саклап калырга, булдырырга ярдәм итәр дип өметләнәбез» диде Рөстәм хәзрәт үз чыгышында.
Психолог Гөлия Әхмәрова сүзләренчә, гаилә үзәгенә, нигездә, ата-ана белән бала, ир белән хатын, каенана, каената белән мөнәсәбәтләрендә киеренкелек турында сөйләргә дип шалтыраталар. Тормыш булгач, гаиләдә көндә нинди дә булса күңелсез хәлләр туып кына тора. Бар кешенең дә психологка барырга мөмкинлеге юк. Проблемасы булган кешеләргә ярдәм итү, таркалып баручы гаиләләрне саклап калу максаты белән оештырылды ышаныч телефоны, дип искәртеп үтте психолог.
Иртәнге сәгать 10.00 нан кичке 17.00 кә кадәр 8-800-222-05-62 номерына һәр көн бушлай шалтыратырга мөмкин. Сөйләшүләр аноним рәвештә алып барыла, конфиденциальлек гарантияләнә дип белдерделәр очрашуда.

Комментарийлар