Логотип Магариф уку
Цитата:

Галимнәр балалар һәм яшүсмерләр өчен уку сәләтен киметүнең тагын бер факторын таптылар

Галимнәр  яшьләрдә хроник авырулар һәм психик тайпылышлар саны артуының   сәбәбен әйләнә-тирә мохитнең антропоген пычрануында күрәләр.Статистика буенча, бүген дөньяда һәр бишенче бала/яшүсмер (20%) һә...

Галимнәр  яшьләрдә хроник авырулар һәм психик тайпылышлар саны артуының   сәбәбен әйләнә-тирә мохитнең антропоген пычрануында күрәләр.
Статистика буенча, бүген дөньяда һәр бишенче бала/яшүсмер (20%) һәм дүртенче яшь кеше (26%) борчылуга, депрессиягә, импульсивлыкка, агрессиягә, уку сәләтен киметүгә һәм башка психик характердагы бозылуларга бирелә.
Сан-Диегодагы Калифорния университеты Америка галимнәренең күптән түгел үткәргән тикшеренүләре балаларның һәм яшьләрнең психик сәламәтлегенә һәм психик сәләтләренә зарарлы йогынты ясауның тагын бер чыганагын ачыкларга булышты. Сүз киң таралган гербицидларның чүп үләннәренә каршы көрәш чаралары турында бара.
Аерым алганда, галимнәр глифосфат һәм дихлорфеноксиуксус кислотасы (2,4-D) кебек чүп үләннәрен юк итү өчен Эквадорда популяр булган ике препаратны куллануның кире нәтиҗәсен өйрәнгәннәр. Алар авыл хуҗалыгы культураларын эшкәртүдә генә түгел, паркларда, скверларда, газоннарда һәм хәтта сулыкларда да актив кулланыла.
Галимнәр 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге 519 яшь кешенең тикшеренү нәтиҗәләрен анализладылар. Экспериментта катнашучыларның 98% ында   глифосфат эзләре, ә 66%  ында 2 2,4 –d препараты табылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ