Галимнәр Нургали Надиев мирасын барлый
Татар китабы йортында педагог һәм галим Нургали Сибгатулла улы Надиевның тууына 140 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды. Очрашуда галимнең туганнары, якташлары, шулай ук башкала галимнәре...
Татар китабы йортында педагог һәм галим Нургали Сибгатулла улы Надиевның тууына 140 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды. Очрашуда галимнең туганнары, якташлары, шулай ук башкала галимнәре һәм татар зыялылары катнашты.
Очрашу бина фасадындагы мемориаль тактага чәчәкләр кую белән башланып китте. Мәгълүм ки, Нургали Надиев әлеге йортта (Островский урамы,15) 1925 – 1940 елларда гомер сөрә. Нургали ага хөрмәтенә истәлек тактасы 1983 елда ук куелган һәм йортка ремонт үткәрелгән вакытта реставрацияләүгә алынган була. Быел әлеге истәлек билгесе әүвәлге урынына кайтарылды.
Аннары кунаклар китап йортының икенче каттагы музеенда әлеге чара уңаеннан оештырылган, галимнең тормышы һәм хезмәт юлына багышланган “Нургали Надиев: Гыйлем җәүһәрләре” исемле күргәзмәсенең ачылуына шаһит булды. Монда тамашачылар игътибарына Надиевларның гаилә архивыннан уникаль фотосурәтләр һәм кулъязмалар, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының тарих музееннан экспонатлар, Милли музей фондыннан һәм Лобачевский исемендәге фәнни китапханәдән китаплар куелган.
Фәнни чара Татар китабы йорты һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан оештырылган түгәрәк өстәл янында дәвам итте. Кунакларның күңеленә аеруча галимнең авылдашы, Саратов өлкәсенең Сөләй авылы мәчете имам-хатыйбы Али хәзрәт Хәбибуллин, Тарих институтыннан бер төркем галимнәр: тарих фәннәре кандидатлары Тәэминә Биктимерова, Ләлә Мортазина, Марат Гыйбатдиновның чыгышлары хуш килде.
Мәшһүр педагог Нургали Сибгатулла улы Надиев 1882 елның 20 августында Саратов губернасындагы Сөләй авылында шушы авылга нигез салучыларның нәселен дәвам иттерүче укымышлы Сибгатулла хәзрәт гаиләсендә дөньяга килә.
1894 елда 12 яшьлек Нургалине әтисе Казандагы “Касыймия” мәдрәсәсенә китерә. Анда 7 ел укыганнан соң, Укытучылар мәктәбендә белемен күтәрә. Анда укучы шәкертләр, милләтебезнең күренекле яшьләре Хөсәен Ямашев, Гафур Коләхмәт, Гаяз Исхакый белән якыннан аралаша.
Нургали Надиев безгә совет чорында татар мәгариф эшен җайга салуда катнашуы белән якын. Октябрь инкыйлабын Оренбургта каршылый. 1918 елда яңа ачылган Татар халык мәгарифе институтында директор итеп билгеләнә. 13 яшьлек Муса Җәлилне очрата һәм аны, урам тормышыннан аралап, хәрби-сәяси мәктәпкә укырга кертә. Җиде ел эшләгәннән соң, Татарстан Мәгариф халык комиссариаты чакыруы буенча, Казанга чакырыла һәм гомеренең азагына кадәр шунда яши. Төрле җаваплы урыннарда педагогик эшчәнлек алып бара. Педагогика –методика һәм укыту тәгълиматына караган шактый күп фәнни хезмәтләр иҗат итә. Хезмәтләрендәге идея-фикерләре хәзер дә әһәмиятен югалтмаган.

Ирек НИГЪМӘТИ
Фото: https://tatar-inform
Комментарийлар