Галимнәр өчен яңа премия
Премияне республика Фәннәр академиясе гамәлгә куйган.
Татарстанда галимнәр һәм фәнни журналистлар өчен «Научный прорыв. Фәнни алга китеш» дигән яңа премия булдырылды.
Премияне республика Фәннәр академиясе гамәлгә куйган. «Фәндә цифрлаштыру», «Перспектива», «Мәгърифәтче галим», «Вазифа», «Иң яхшы яшьләр стартабы», «Иң яхшы галим», «Иң яхшы фәнни остаз», «Фән балаларга», «Фәнгә тугрылык өчен» һәм «Фәнни журналист» кебек ун номинация каралган.
Беренче җиңүчеләрне Россия фәнен көненә багышланган тантаналы чарада бүләкләячәкләр.
Фото: kpfu.ru
Комментарийлар