Логотип Магариф уку
Цитата:

Галимнәр: шикәрне алмаштыручы продуктлар җитди авырулар хасил итә

Татлы шикәрне алмаштыручы ризыкларны күп куллану  җитди авырулар хасил итәргә мөмкин. Көньяк Калифорния университеты галимнәре эксперимент үткәргән вакытта шундый нәтиҗәгә килгән.Галимнәр  ш...

Татлы шикәрне алмаштыручы ризыкларны күп куллану  җитди авырулар хасил итәргә мөмкин. Көньяк Калифорния университеты галимнәре эксперимент үткәргән вакытта шундый нәтиҗәгә килгән.
Галимнәр  шикәрны алмаштыручы продуктларның берничә төрен тычканнар организмына ничек тәэсир итүен тикшереп карыйлар. Сынау барышында бу продуктларның хәтернең бозылуына, ми эшчәнлегендә тискәре үзгәрешләргә китерүе, метаболизмга тискәре йогынты ясавы ачыклана.
 Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, шикәрне алмаштыручы продуктларда яман шеш авыруын китереп чыгаручы сакарин барлыгы беленә. Шулай ук аспартам дигән матдә дә бавыр һәм үпкәдә яман шеш барлыкка китерергә мөмкин. «Ялган» шикәр составында бөер җитешсезлеген тудыручы цикламат та таба белгечләр.
Шикәрдән баш тарткан кешеләргә белгечләр стевия дип аталган шикәр алмаштыргычны тәкъдим итә. Ул бик татлы булса да, ул аз калорияле һәм 100 грамм продуктта нибары 18 ккал тәшкил итә. "Бал үләне" гипертониядән дәваланырга ярдәм итә, метаболизмны яхшырта. Шулай ук стевия организмны шлак һәм токсиннардан чистарта, авыз куышлыгы өчен дә файдалы, дип уңай якларын искәртә диетологлар. Алар фикеренчә, стевия бактерияләр үсешенә комачаулый , тешләрне агарта, эмальне дә ныгыта.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ