Логотип Магариф уку
Цитата:

Герой якташларыбыз эзеннән

1941 – 1945 елларгы Бөек Ватан сугышы озакка китә. Кешелек тарихында бу  җимергеч һәм канкойгыч сугыш дип бәяләргә мөмкин.Сугышның бар авырлыгы Совет Армиясе сафларында хезмәт итүчеләргә төште. Б...

1941 – 1945 елларгы Бөек Ватан сугышы озакка китә. Кешелек тарихында бу  җимергеч һәм канкойгыч сугыш дип бәяләргә мөмкин.
Сугышның бар авырлыгы Совет Армиясе сафларында хезмәт итүчеләргә төште. Бөтен максат фашизм дигән явызлыкны юк итү иде. Кызганыч, соңгы вакытта ул янәдән баш калкытты һәм Ватаныбызга куркыныч тудырды.
Шул сәбәпле, үзенең канын һәм хәтта гомерен дә аямыйча, Җиңү сәгатен якынайтучыларның  электәге һәм бүгенге батырлыклары да халык хәтереннән мәңге җуелмас. Алар арасында туган ягым – Чүпрәле төбәге каһарманнары да бар.
Районыбызның күп кенә сугыш батырлары Чүпрәле данын бөтен илгә танытты. Каһарман якташларыбыз – Советлар Союзы Геройлары Зариф Алимов (Яңа Кәкерле), Семён Уганин (Матак), Нурулла Фазлаев (Мүнчәле), Исмәгыйль Хәкимов (Зур Чынлы), Пётр Юхвитов (Хорновар-Шигали), Дан орденының тулы кавалеры Зиятдин Арслановлар (Кече Чынлы) белән без хаклы рәвештә горурланабыз.
Бөек Ватан сугышына багышланган истәлек һәйкәле  янында уңнан бишенче Зариф Алимовның әнисе.
Легендар якташыбыз Зариф Алимов исеме Бөек Ватан сугышы тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Язучы Шамил Рәкыйпов, аның энесе – шагыйрь Роберт Рәкыйпов, эзтабар язучы Шаһинур Мостафин эзләнүләре нәтиҗәсендә якташыбыз Зариф Алимовның Александр Матросов батырлыгын кабатлавы дәлилләр нигезендә расланды.

 
32 нче танк корпусы, 56 нчы мотоукчылар бригадасының 3 нче мотоукчылар батальонында взвод командиры булган лейтенант Зариф Закир улы Алимов 1921 елда Чүпрәле районының Яңа Кәкерле авылында туа, 1945 елның 31 гыйнварында Венгрия җирләрен фашист илбасарларыннан азат иткәндә һәлак була. «Матросовчылар» дигән исем алган андый каһарманнарның саны – барысы 428. Шулардан 169 ына Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.  Татарстанда алар 21 кеше исәпләнә, шуларның берсе – безнең данлыклы якташыбыз Зариф Алимов.
Чүпрәле районы Кече Чынлы авылы – минем туган авылым. Шул авылның  урта мәктәбендә озак еллар география фәнен укыттым, яшь буынга белем һәм тәрбия бирергә тырыштым. Әлеге фәнне укыту белән генә чикләнмичә, укучылар катнашында, райондагы геройлар эзе буйлап, аларның сугышчан  тарихын ачыклап, батырлыкларын барлап, сәяхәтләр оештыра идем. Максатым яшь  буынны әхлакый-патриотик рухта тәрбияләү иде.
Шул сәяхәтләребезнең берсе күренекле якташыбыз – герой Зариф Алимовка багышланды. Үз укучыларым белән ул элек яшәгән Яңа Кәкерле авылына, аның туган йортына бардык. Аның әнисе ул вакытта исән иде әле. Ул безгә улының кече яшьтән үк бик кыю булуын, аның батырлыкка ничек юл алуын укучыларыма бәйнә-бәйнә сөйләде. Без аның сөйләгәннәрен блокнотларыбызга язып алдык. Соңыннан, сәяхәттән кайткач, фотолар белән бергә, Советлар Союзы Герое Зариф Алимовка багышлап, стена газетасы чыгардык. Аны барлык мәктәп укучылары да зур кызыксыну белән укыды, нәтиҗәдә алар әхлакый-патриотик тәрбия алды.  

Сугыш сынавына бирешмәде халкыбыз. Сугыш кырларында кулларына корал тотып, Ватанны яклаганнарның батырлыклары бүгенге һәм киләчәк буыннар өчен илгә хезмәт итү үрнәге булып тора. Әхлакый-патриотик бурыч үтәүнең төп юнәлеше  – һичкем онытылмас, һичнәрсә хәтердән җуелмас. Чүпрәле районы үзәгендә Ватан өчен гомерләрен биргән данлы якташларыбыз истәлегенә Батырлар аллеясы белән бизәлгән мемориаль комплекс торгызылган. Андый истәлекле һәйкәлләр һәм монументлар  районыбызның һәр авылында бар.
Вакыт алга бара. Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар сафы да елдан-ел сирәгәя бара. Буыннар арасындагы бәйләнешне һәм бердәмлекне саклау, яшь буынны халыкның бәяләп бетергесез традицияләренә лаек булырлык итеп тәрбияләү – бүгенге көннең иң мөһим бурычларның берсе.
Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ, педагогика фәннәре докторы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ