Логотип Магариф уку
Цитата:

Гөлфия Хәлимова: "Күп нәрсә укытучының осталыгыннан тора"

Блиц-интервью – Мәгариф өлкәсендә югары дәрәҗәгә ирешү, нәтиҗәле эш алып бару өчен нинди китаплар укырга, нинди ресурслардан файдаланырга тәкъдим итәр идегез? – Барысын да санап бетереп булмый, х...

Блиц-интервью 

– Мәгариф өлкәсендә югары дәрәҗәгә ирешү, нәтиҗәле эш алып бару өчен нинди китаплар укырга, нинди ресурслардан файдаланырга тәкъдим итәр идегез?
– Барысын да санап бетереп булмый, хәзер китаплар бик күп. Дмитрий Сергеевич Лихачёвның «Письма о добром и прекрасном», Ицхак Калдерон Адизесның «Идеальный руководитель: почему им нельзя стать и что из этого следует», Стивен Ричардс Ковиның «7 навыков высокоэффективных людей» дигән китапларын укырга тәкъдим итәм. Шулай ук үзем өчен «Директор школы», «Мәгариф» журналларыннан да кирәкле мәгълүмат
алам һәм педагогларга да киңәш итәм.
Ресурсларга килгәндә, безнең укытучылар:
– «Татарханә» (abishevaalena.ru);
– «Бала. РФ» (xn--80aab5b.xn--p1ai/);
– «Российская электронная школа» (resh.edu.ru);
– «Образовательная социальная сеть» (nsportal.ru);
– «Цифровой образовательный контент» (educont.ru);
– «Учи.ру» (uchi.ru);
– «РТ Мәгариф һәм фән министрлыгы» (mon.tatarstan.ru) сайтларыннан;
– ВКонтакте челтәрендә «Мөгаллим язмалары» төркеменнән (vk.com/club68893985) файдаланалар. Шулай ук башка тәҗрибәле директорлар белән тыгыз элемтәдә булырга, аларның эш тәҗрибәсе белән дә танышырга киңәш итәр идем.
– Мәктәп директоры буларак сорыйсым килә: уку йортына кадрлар җитешмәгәндә нишлисез?
– Бүгенге көнгә кадәр андый проблема белән очрашканыбыз юк. Ләкин шулай да уку йортлары белән тыгыз элемтәдә эшләргә тырышабыз, студентларны практика үтәргә чакырып торабыз, аларны мәктәпләргә билгеләгәндә актив катнашабыз.
– Чит илләрдә, шулай ук үзебездә дә кайбер шәхси мәктәпләрдә сыйныф бүлмәсендә укучының үз шкафы, киемнәрен яки дәреслекләрен калдыра торган урыны булдырыла. Сез моңа ничек карыйсыз, гадәти мәктәптә дә шундый шкаф тартмалары булдырырга мөмкинме?
– Кабинетның мәйданы җитәрлек булганда, мин моңа уңай карыйм, ләкин бу мөмкинлекләр хәзерге вакытта яңа мәктәпләрдә генә бардыр дип уйлыйм.

– Быел укучыларның Бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) көзгә калдырылды. Җәйге ялларда балалар күп темаларны онытып өлгерде дисәк тә була. Ничек уйлыйсыз: 2–3 атна гына укып өлгергән бала имтиханнарны югары билгегә тапшыра алырмы?
– Тапшыра ала, ләкин күп әзерлек эшләре алып барырга кирәк. Үткәннәрне искә төшерү өстендә эшләргә туры килә.
– Китабын яки дәфтәрен, спорт киемнәрен өйдә онытып калдырган өчен балага «2»ле билгесе куярга ярыймы?
– Бездә андый тәҗрибә юк, андый алым кулланмыйбыз, ләкин кисәтү ясала.
– Мәктәптә балага телефон кирәкме? Укучыларның дәрескә телефоннарын калдырып керүенә ничек карыйсыз?
– Уңай карыйм. Хәзер балалар телефон белән шулкадәр мәшгуль, хәтта үзара сөйләшергә сүз тапмыйлар. Мәктәптә рөхсәт ителмәсә, бер-берсе белән аралашырга өйрәнерләр иде, бәлки.
– Уку буенча артта калган укучыларга ничек булышырга киңәш итәр идегез?
– Иң беренче чиратта артта калуның сәбәпләрен табарга кирәк дип уйлыйм. Укучыны нәрсә борчый, ни өчен укырга теләге юк, гаиләдә нинди мөнәсәбәтләр, сыйныфташлары белән ничек аралаша – болар барысы да бик мөһим.
– Укыту методикасында нәрсәне үзгәртергә теләр идегез?
– Укыту методикасы болай да һәрвакыт үзгәреш кичереп тора. Минемчә, күп нәрсә укытучының осталыгыннан тора  .

– Укытучыга авыр холыклы балалар белән ничек уртак тел табарга?
– Бары тик баланың кызыксынулары аша.
– Бүгенге көндә укытучы һөнәре авыр һәм энергетик яктан да күп көч таләп итә торган хезмәт санала. Ничек уйлыйсыз, бәхетле булыр өчен укытучыга нәрсәгә ирешү кирәк?
– Иң мөһиме – үзеңнең, гаилә әгъзаларының сау-сәламәт булуы, икенчедән, син белем биргән укучыларның уңышы, тормышта үз юлларын таба белүләре, өченчедән, син эшләгән эшнең нәтиҗәсен башкаларның күрә белүе мөһим.
– Сезнең тормыш девизыгыз?
– Чынбарлыктан аерылмый гына, оптимизм белән планнар кору.

Фәния Лотфуллина 


Юлия Калинина фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ