Логотип Магариф уку
Цитата:

Тинчурин театры «Журналистика мәктәбе»нең II сезонына open-call игълан итә

Гаризалар тапшыруның соңгы көне – 10 ноябрь.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Журналистика мәктәбе» проектының II сезоны старт ала. Проект театр журналистларын һәм тәнкыйтьчеләрне әзерләүгә юнәлтелгән. Катнашу өчен гаризалар 10 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Теркәлү өчен сылтама: https://clck.ru/3EFMy4. Бу турыда театр матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Журналистика мәктәбе»нә өлкән сыйныф укучылары, студентлар, массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүче яшь журналистлар һәм, гомумән, театрны яратучылар чакырыла. Дәресләр театрда айга 1 тапкыр уздырылачак. Лекцияләрне театр юнәлеше экспертлары алып барачак.

Проект катнашучылары драматургия, режиссура, сценография, рецензия язу буенча белемнәрен арттырачак. Укучылар белемнәрен практик яктан да ныгытачак: алар әзерләгән  материаллар, рецензияләр Тинчурин театры сайты һәм социаль челтәрләрендә урнаштырылачак, шулай ук Татарстанның массакүләм мәгълүмат чараларында басылыр дип көтелә.

«Журналистика мәктәбе»нең II сезонының беренче дәресе 13 ноябрьдә 16.00 сәгатьтә узачак. Лекциянең спикеры – Казан дәүләт Яшь тамашачылар театрының проект һәм иҗат эшчәнлеге буенча директор урынбасары, әдәби бүлек мөдире Ләйсән Фәизова. Дәрес темасы: «Язарга яки язмаска. Театраль рецензияләрне мисаллар ярдәмендә анализлау».

Беренче дәрес кысаларында проектның I сезонына да йомгак ясалачак. Иң актив катнашучыларга сертификат һәм бүләкләр тапшырылачак. Лекциядән соң катнашучылар «Хан кызы Турандык» спектаклен караячак, соңыннан шушы постановка буенча «мәктәп»нең беренче өй эшен эшләячәк – рецензия язачак.

Проектның икенче сезонында «Журналистика мәктәбе» катнашучылары Тинчурин театры премьералары, спектакльләренә бушлай керә алачак. Катнашучыларның эшләре балл системасында бәяләнәчәк. Театраль сезон ахырында актив катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак, иң актив укучыларны бүләкләр көтә.

Исегезгә төшерәбез, 2023–2024 театраль сезон дәвамында Тинчурин театрында «Журналистика мәктәбе»нең 7 дәресе узды. Аның спикерлары булып К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, театр тәнкыйтьчесе, театр белгече, педагог Нияз Игъламов, филология фәннәре кандидаты, доцент, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сәнгать белеме үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Елена Шевченко, Казан дәүләт Яшь тамашачылар театрының проект һәм иҗат эшчәнлеге буенча директор урынбасары, әдәби бүлек мөдире Ләйсән Фәизова, Тинчурин театры актерлары Артем Пискунов һәм Әдилә Хәсәнова чыгыш ясады. Моннан тыш, проект катнашучылары «Һөнәр» XV Бөтенроссия яшь режиссура фестиваленең белем бирү программасы лекцияләрен дә тыңлады.

Проектның беренче сезонында «Журналистика мәктәбе» катнашучылары Тинчурин театрының былтыргы сезон премьераларын, аерым алганда «Флешка, рэп һәм мәхәббәт», «Җан Баевич», шулай ук узган еллардагы премьераларны: «Җилкәнсезләр», «Ашина», «Акча бездә бер букча» спектакльләрен карады. Моннан тыш, катнашучылар караган спектакльләре буенча рецензияләр язды. Аларның эшләре театрның социаль челтәрләрендә, мәгълүмат чараларында басылды.

Фото: Тинчурин театры матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ