Логотип Магариф уку
Цитата:

Гөлнара Хәмзина: «Алдагы тормышны таулардан башка күз алдына китерә алмыйм»

Яз килүгә, һәр хатын-кыз үзен, яки башкаларны үзгәртү турында хыяллана башлый. Дуслар тәнкыйтьли. Психологлардан да «комфортлы зонадан чыгарга кирәк» дигән киңәш ишетәбез. Шуларга колак салып, журналд...

Яз килүгә, һәр хатын-кыз үзен, яки башкаларны үзгәртү турында хыяллана башлый. Дуслар тәнкыйтьли. Психологлардан да «комфортлы зонадан чыгарга кирәк» дигән киңәш ишетәбез. Шуларга колак салып, журналда «Үземдә сыналган» дигән яңа проект башларга булдык. Без анда тормышта ясалган кисәк үзгәрешләр турында сөйләрбез. Кем һөнәрен алыштырган? Кем шәһәрдән авылга күчеп, яңача яшәү рәвеше сайлаган? Кем унынчы, унбишенче баласын табарга булган? Кем балалар йортыннан ятимнәр алган? Кем беренче мәхәббәте белән кавышкан? Азмыни тормышын 180 градуска борып куйган кешеләр. Бу рубриканы бергәләп алып барыйк, дип өндим дә шул юнәлештә үзем кичергәннәрне сөйләп бирәм.
Беркемгә дә сер түгел, хатын-кыз үзгәрү дигәндә, иң беренче чиратта, гардеробын яңарту турында хыяллана. Ә моның өчен гәүдә-йөз, гомумән, кыяфәтебезне тәртипкә китерергә кирәк. Менә мин дә күп уйлап һәм икеләнеп йөри торгач, февраль аенда, ниһаять, моңа нокта куярга дигән карарга килдем. Йортыбызга иң якын булган сәламәтләндерү үзәгенә барып, Детокс программа буенча авырлыкны киметүгә шулай тотындым. Үзем дә шаккатам: нәтиҗә озак көттермәде. Һәр көн авырлыгым «сыза» барып, унбер көн дигәндә, 5, 6 килограммны өстемнән алдым да ташладым. Бер кызып киткәч, моның белән генә тукталу ярамас, дип программаның икенче өлеше – панчакармага кереп киттем. Шулай итеп, март урталарына мин инде 11 килограммга ябыгып, бу чарага керешкәндә хыяллана да алмаган гүзәл
кыяфәткә кердем.

Билгеле инде, әлеге үзгәрешләр үзенең яшәрү, организмны сәламәтләндерү программасын төзегән һәм бөтен процессны үз күзәтчелегендә алып барган Гөлнара Хәмзинадан башка барып чыкмас иде. Аның белән һәр көн очрашып, хуп-
лау сүзләре ишетеп, ашау-эчүне дөрес оештыру бер фикергә китерде – үзгәрим дисәң, иң әүвәл аңыңны үзгәртергә һәм үз-үзеңә ышанырга кирәк икән. Менә хәзер аның белән массаждан соң кабат очрашып, имбирле эчемлек йоткалап, әңгәмә корып утырабыз. Хатын-кыз бик теләсә, вакытны артка чигереп, яшәү өчен кабат уяна һәм хәтта төзәлмәслек дип табылган чирләрне, әйтик, яман шешне җиңә аламы?
– Гөлнара ханым, тормышыгызның бер өлеше Казандагы «Paramartha» (Param – иң югары ләззәт, artha – максат) Аюверда буенча сәламәтләндерү үзәге белән бәйле булган. Гадәттә, узган-тузган турында әңгәмәләшергә яратабыз. Ә мин Сезнең белән киләчәк турында сөйләшергә теләр идем. Ишетүемчә, күптән түгел Осетиядә яңа проект тормышка ашыра башлагансыз. Бер эше уңышлы барганда, тагын да катлаулырак – зирәклек, оештыру осталыгы таләп ителүче икенче проект башлап җибәргән хатын-кызларга сокланырга гына кала.
– Осетия тауларында «Гөлнара Хәмзина глэмпинг» оештыруыма икенче ел китте. Чынлык-
та ул бөтен нәрсә йозакка куелган пандемия чорында барлыкка килде. Ул чакта мин күк-
рәк шеше, саркома авырулары кичергән һәм сәламәтлегем турында ныклап кайгыртырга тиеш булган идем. 2021 елның июлендә миңа операция ясадылар. Ә августта тауларга китеп бардым. Биек тау медицинасы дигән төшенчә бар. Диңгез өстеннән 1600–1800 метр югарылык-
та газ, кислород барлыкка килүдә үзгәрешләр килеп чыга һәм шул күзәнәкләрнең яңаруына тәэсир итә. Бер айдан соң, хирург янына кергәч, ул: «Сез ничек шулкадәр тиз яңарыш кичердегез. Хәтта җөйләр дә төзәлеп беткән», – дип, бик гаҗәпләнде. Моның өчен алар исәпләве буенча ярты ел вакыт узарга тиеш булган. Ә мин моңа бер айда ирештем. Билгеле, моның өчен миңа сәламәт туклану, дөрес сулау һәм йога буенча белемнәрем дә ярдәм итте. Осетиядә булганда, энергия туплау алымнарын да кулланырга тырыштым. Шулай да әгәр бу хәлләр тауларда булмаса, мондый уңышка ирешә алмаган булыр идем, дип уйлыйм. Иң әһәмиятлесе: мин анда кар суы эчтем. Хәтерлисезме, элгәре кибетләрдә Evian дигән су сатыла иде. Ул якта су бик сыйфатлы һәм күп. Шул су белән юынасың да, коенасың да. Үлән төнәтмәләре кайнатып эчәсең.
Ул чакта мин бер йорт алып торган идем. Сәфәрем соңына үземә таулардан башка тормыш юк икәнен аңладым. Ул шифаны әйләнә-тирәмдә тәннәренә сихәт, җаннарына тынычлык эзләп йөрүчеләр белән дә бүлешәсем килде. Мин инде ул якларны шактый өйрәнгән идем. Интернетта җир сату турындагы игъланнар арасыннан бер тәкъдимгә тукталдым. Китәр алдыннан гына аны миңа күрсәттеләр. Хуҗа белән тиз килештек: ул, мин финанс мәсьәләләрен хәл иткәнче, бер ай-ай ярым көтеп торыр-
га булды. Менә шулай яңа проектка старт бирелде.
– Казанда бию мәктәбе дә булган бит әле. Сез Казанда беренче Аргентина биюе мәктәбенә нигез салучы ич.
– Сәламәтләндерү глэмпингы ачу өчен әнә шул мәктәпне сатарга туры килде. Кешеләр мине аны сатмаска, арендага гына биреп торырга үгетләделәр. Аннан килгән акчага шәп кенә яшәп торырга, дөнья буйлап сәяхәттә йөрергә булыр иде. Тик мине һәрвакыт бер сорау борчый: ул чакта минем кешеләргә файдам нинди булачак соң? Эчке ышанычым миңа файдасыз бер зат булып яшәргә рөхсәт бирми. Әгәр хәрәкәт юк икән, энергия катып кала. Әгәр яңа идеяләре, омтылышлары булмаса, кеше рухи үлә башлый. Сүз тән турында бармый, күңел-рух турында әйтүем.
– Социаль челтәрләрдән укып белүемчә, Сез озак вакытлар яшәп алган Һиндстанның санаторий һәм курортларында йога да программага керә. Сөйләвегез кызыксыну уяткан икән, инде әйтеп үтегез: Сезнең Осетиядәге глэмпингы программасы ничек төзеләчәк?
– Программа, Казан Аюверда үзәгендәге кебек үк, 11 көнгә исәпләнгән. Яшәү һәм туклану исәпкә алына. Моннан тыш, көненә ике тапкыр йога белән шөгыльләнү каралган. Дәваланучылар фәкать экологик чиста ризык белән тукланалар, кар суы эчәләр, тауларда йөреп, бозлык һәм шарлавыкларны күзәтәләр. Су аша сихәтләнү – үләннән кайнатылган эчемлекләр, мунча – шулай ук программага кергән.
Шәһәрдәге Детокс лайф (Detox life) программасын үзегездә сынап караган һәм нәтиҗәсен күргән кеше буларак әйтә аласыз: ул Сезгә дә хыялыгызны тормышка ашырырга мөмкинлек бирде бит. Сәламәт, җиңел тән турында кем генә хыялланмый икән! Ләкин Осетия тауларындагы табигатьне, һаваны һәм сихәт өстәүче суны монда китереп булмый бит.
Тауларда без озатучы һәм минем белән бергә йөреячәкбез. Былтыр озатучыбыз чик сакчысы булып чыкты. Сәфәргә килгән кызыбыз белән ул егет бер-берсенә гашыйк булдылар. Тауларда хәтта мәхәббәт тә чәчәк ата.

– Кинофильмнардан белгәнебезчә, Кавказда ир-атлар бик кызу канлы. Комедия булса да, «Кавказская пленница»дагы маҗараларда өлешчә чынлык булырга мөмкиндер. Алар бездән баручы кызларны урламаслар дип ышандырып буламы соң?
– Чынлап та, осетин ир-егетләре – бик азаматлар. Көннәрнең берендә минем янга да бер чибәр осетин егете килеп сүз катты. «Мин сине һәм улыңны ике тапкыр күрдем. Күзәтеп тордым. Синең дә, минем дә җирем бар. Җыен. Минем хатыным булырсың», – ди. Аңа итагатьле генә һәркемнең үз юлы булуы турында әйттем. Тиз генә аңламагач, бик җитди итеп, бер бакчада үскән җиләкләр булмавыбызны аңлатырга туры килде. Андагы ир-атлар бик җитди, конкрет. Алар белән шаяртырга, ошатканыңны белгертергә һичничек ярамый. Осетин гаиләләрендә ирнең үз урыны, хатынның үз урыны бар. Ирләр бөтен ир-ат эшен башкара, ләкин ашарга пешерүгә өйдә хатын-кыз булмаганда гына алына. Минем карашка, аларның хатын-кызлары бик хәйләкәр һәм ирләре белән идарә итүгә оста кебек күренделәр. Гәрчә үзләре аны сизмиләр дә.
Чынлап та, Осетиядә әле хәзер дә кәләш урлау гадәте яшәп килә. Ләкин бу инде милли гореф-гадәтләргә буйсынып, үзара килешенеп эшли торган эш кенә. Әгәр кәләшлеккә урланган кыз риза булмыйча кире китсә, аны алып кайткан йорт үзләрен мыскылланган кебек хис итә. Ул күп бәлаләр китерергә, эш хәтта үч алуга барып җитәргә мөмкин.
– Мин Кавказ кызларының яшь чакта сылу булып, кияүгә киткәннән соң, элеккеге зифалыкларын югалтуларына игътибар иткәнем бар.
– Монда өч осетин бәлеше гаепле: сыр белән, ит белән һәм чөгендер сабагы белән пешерелүче бәлешләр. Алар бик тәмле. Без глэмпингка килүчеләрне беренче көндә шул бәлешләр, осетин шәрабы һәм пломбир туңдырмасы белән сыйлыйбыз. Мин үзем пломбирны үлеп яратам.
– Аюверданың максаты – тәнгә файда китерү һәм тән белән рух арасында тигезлек булдыру. Пломбирдагы салкын май бавырга зыян сала дип ишеткәнем бар.
– Пломбир табигый сөттән ясала, шуңа күрә аның зыяны юк. Ә менә пастеризация үткән сөт – ул инде үле сөт. Без гомер буе шуны эчәбез. Сөт өлкәннәргә зарарлы дигәнгә дә җавабым бар. Аны кемгә ничек кулланырга икәнен белергә кирәк. Әйтик, әгәр кеше капха (организмда су яки лайла күп булу) конституциясендә булса, аңа чиста сөт эчү ярамый. Кефир кулланырга кирәк. Безнең рационга махсус әзерләнгән кефир керә. Һәрбер продуктның файдалы сыйфатлары да, зыянлылары да бар. Зыяны махсус специяләр ярдәмендә киметелә.
– Аюверда кагыйдәләрен өйрәнү һәм куллануга Сезне нәрсә этәрде?
– Мин гомерем буе авыру булдым. Балачакта бума ютәлдән интектем. Шунлыктан Кырымдагы мәктәп-интернатта торып укырга һәм әти-әниләрдән аерым яшәргә туры килде. Совет чорында андый хроник авыруларны дәвалау бер тәртипкә салынган иде. Алуштада дәвалану мине ул чирдән коткарды. Ә 14 яшьтә тәнемә псориаз чыкты. Аны тире һәм кан авыруы дип саныйлар. Күрәсең, кан чистарынып, агулы матдәләрен тирегә бәреп чыгара. Ун ел дәвамында ул бөтен тәнгә таралып интектерсә дә, мин аннан да котылу әмәлен таптым. Аюверда буенча нинди дә булса чирдән азат булу өчен туклануны, эшне һәм тормышка карашны үзгәртү кирәк. Ул шулай ук физик якны, ир-хатын мөнәсәбәтләрен дә җайга сала. Аның эчтәлегенә, барыннан да бигрәк, рухилык хас. Аюверданың төп мәгънәсе дә «яшәү кануннары белән идарә итү» дигәнне белдерә.

Сөмбел ТАИШЕВА


Фотолар Юлия КАЛИНИНА һәм
Гөлнара Хәмзина архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ