Логотип Магариф уку
Цитата:

Гран-при Арча кызы Гүзәл кулында

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылып килүче «Шәҗәрә – Моя родословная» Бөтенроссия фестиваль-бәйгесенең быелгысы Арчадагы Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицейда уздырылды. Әлеге бәйгедә катнашу өчен республикабыз районнарыннан һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән барлыгы 250 гариза кабул ителде. Шулардан иң яхшы дип табылган 26 эш финалга узды.

Бәйгенең төп бүләге – гран-прига исә Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Гүзәл Вәлиева лаек булды. Алма агачыннан ерак төшми, диләр шул. Гүзәлнең әнисе – Иске Чүриле мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Фоат кызы Вәлиева исеме журналыбыз укучыларына яхшы таныш. Аның тирән эчтәлекле дәрес эшкәртмәләре “Мәгариф”, “Мәгариф. Татар теле” журналларында еш басыла. Шуның өстенә әле ул – журналыбыз оештырган “Авыл укытучысы-2021” конкурсында катнашып, III урынга лаек булган мөгаллимә дә.

Бу җиңүе өчен Ләйсән ханым 20 мең сум күләмендәге акчалата бүләккә ия булган иде. Кызы исә “Шәҗәрә бәйгесендә аңардан да уздырды: Гран-прига лаек булды һәм моның өчен 25 мең сум күләменләге акчалата сертификат белән бүләкләнде. Тик Гүзәл моны гаиләләренең уртак җиңүе дип саный. “Әлеге мәртәбәле бәйгедә мин язучы, шагыйрь, ә барыннан да мөһиме – намуслы, кешелекле, олы җанлы абыебыз – Гайсә Гатауллинга багышланган хезмәтем белән катнаштым. Мин үз алдыма Гайсә абыйның тормыш юлы, иҗади мирасы, аның район, республика, гомумән, милләтебез өчен башкарган хезмәтләре белән таныштыруны максат итеп куйдым. Максатка ирешү өчен әтидән, дәү әнидән, Гайсә абыйның бертуганнарыннан, тормыш иптәшеннән аның турында бик кызыклы материаллар тупладым. Без бу эшне бөтен нәселебез белән башкардык дисәк тә була. Нәселебезнең якты йолдызы булган Гайсә абыем хакында сөйләвем, иҗади мирасы белән таныштыруым белән мин бик бәхетле һәм горурланам. Ул үзенең намуслы яшәве, әти-әнисенең йөзенә кызыллык китермәве, матур гаиләсе, акыллы балалары, телебез, милләтебез өчен башкарган хезмәтләре белән һәм шуларның барысына да үз көче белән ирешүе белән зур хөрмәткә лаек һәм безгә зур үрнәк. Нәселебезнең олы шәхесе булган Гайсә Гатауллинның нәсел агачын гына төзеп калмыйча, аның район һәм республика өчен керткән өлешен яктыртып, "Моңың калды йөрәкләрдә" исемле китап та бастырдык. Моңарчы беркая да урын алмаган шигырьләре, язмалары күп әле Гайсә абыйның. Аларны да тупладык. Тагын бер китап чыгарырга ниятебез бар.


Әлеге чараларның әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Без һәрберебез үз нәселебезне, аның һәр кешесе турында белергә тиеш дип саныйм. Татар конгрессы әлеге юнәлештә бик зур хезмәт башкара. Форсаттан файдаланып, Бөтендөнья татар конгрессына, Арча районы мәгариф идарәсенә, укытучыларыма, әти-әниемә, туганнарыма олы рәхмәтлемен. Бу – безнең уртак җиңүебез”, – диде безгә Гран-при иясе Гүзәл Вәлиева.

Таһир САБИРҖАНОВ 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ