Логотип Магариф уку
Цитата:

ГТО фестиваленең суперфиналы

28 октябрьдә «Хезмәт резервлары» спорт залында ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең суперфиналы узачак.Фестивальдә ГТОның җәйге һәм кышкы фестивальләрендә җиңүче командалар катнаша...

28 октябрьдә «Хезмәт резервлары» спорт залында ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең суперфиналы узачак.
Фестивальдә ГТОның җәйге һәм кышкы фестивальләрендә җиңүче командалар катнашачак, алар:
Җәйге фестиваль җиңүчеләре:
- Яшел Үзән районы;
- Нурлат районы;
- Саба районы;
- Әлмәт;
-  Казан;
- Яр Чаллы.
Кышкы фестиваль җиңүчеләре:
- Казан;
- Әлмәт;
- Түбән Кама;
- Актаныш районы;
- Чүпрәле районы;
- Саба районы.
Катнашучыларга ГТО комплексы күнегүләреннән торган эстафетаны узарга туры киләчәк. Аңа сыгылмалылык, тизлек, төгәллек, шулай ук көч күнегүләре керәчәк. Җиңүчеләр эстафетаның барлык этапларын узуга команданың барлык катнашучылары сарыф иткән вакыт буенча билгеләнәчәк.
Фестивальнең суперфиналын ачу тантанасы 10:00 сәгатьтә узачак, шуннан соң ярышлар программасы старт ала.
ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ