Логотип Магариф уку
Цитата:

Һөнәр - кулдагы беләзек, яки бүген яшьләр эшләргә ашыга

Йолдызлардай балкыган Азнакай якларында төпләнеп, үз йорт-җирләрен булдырып, олы тормыш белән яшәп калучы яшьләр байтак. Моңа бәлки Азнакайның үзендә эшләп килүче политехника техникумының булуы да зур...

Йолдызлардай балкыган Азнакай якларында төпләнеп, үз йорт-җирләрен булдырып, олы тормыш белән яшәп калучы яшьләр байтак. Моңа бәлки Азнакайның үзендә эшләп килүче политехника техникумының булуы да зур тәэсир ясый торгандыр. Төрле һөнәрләргә өйрәтүче уку йортына азнакайлылар үзләре генә түгел, төрле районнардан, хәтта башка төбәкләрдән килүчеләр дә бар. Әлеге уку йортын тәмамлап, күбесе авыл җирендә үз эшен дәвам итә. Яшьләребез олы шәһәрләргә омтылган глобальләшү чорында бу иң мөһимедер дә инде.

Азнакайдагы политехника техникумының тарихы узган гасырның урталарыннан башлана. Бу – төбәктә нефть чыгару куәт алган чор була. Шунлыктан 60 нчы елларга кадәр ФЗӨ мәктәбе (фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбе) дип йөртелгән әлеге уку йортында нефть табу, төзелеш, юл салуда эшләячәк яшьләр белем ала. Соңрак ул 1 нче төзелеш училищесы дип үзгәртелә, ә 1963 елда 28 нче шәһәр һөнәри-техник училищесына әйләнә. Соңрак Лениногорск политехника көллиятенең филиалы буларак эшли. 2018 елда уку йорты Азнакай районы башлыгы Шәйдуллин Марсель Зөфәр улы тырышлыгы белән, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә Азнакай политехника техникумы итеп үзгәртелә. Без бүген укучыларыбызны, шулай күп исемнәр алыштырып, җитмеш елга якын район икътисадын үстерүче кадрлар тәрбияләүгә хезмәт иткән уку йорты белән таныштырабыз.
– Уку йорты, күпьеллык тарихында катлаулы юл үтсә дә, үз вакытында техникум эшчәнлегенә өлеш керткән ветераннар ярдәме белән үзен бүгенге көнгә кадәр саклап кала алды, – ди техникум директоры Роберт Хөснетдинов.
Роберт Әнис улының биредәге үз язмышы бервакыт лицейга әйләнеп торган уку йортының Лениногорскидагы политехника көллиятенә кушылган вакытларына бәйләнә. Хезмәт юлын Кәкре Елга авылы мәктәбендә гади укытучы булып башлаган егетне соңрак Чуар Абдул мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Аннары ул 8 ел Азнакай районының яшьләр һәм спорт идарәсен җитәкли. Соңрак янәдән үзе эшләгән Кәкре Елга авылы мәктәбенә директор булып кайта. Ә 2013 елда аны, кабат Азнакайга кайтарып, Лениногорск политехника көллиятенең филиал җитәкчесе итеп куялар. Менә инде 10 елга якын ул шушы коллектив белән.
– Төрле чаклар булды. Үзем дә трактор астында тәгәрәп, җәйләрен комбайнда эшләп үскән авыл малае булгач, бу өлкә миңа якын, – дип сөйли Роберт Хөснетдинов. Ул үзе тумышы белән Азнакай районының Чалпы авылы егете икән.
– Техникумны тәмамлаучылар авыл җирендә каламы? – дип сорашабыз аңардан, шикләнә-шикләнә генә. Ник дисәң, бу якларда авыл хуҗалыгында түгел, нефть тирәсендә эшләү абруй санала. Шуны белгәнлектән, техникумны тәмамлаучыларның 76 проценты алган белемнәре буенча эшләве һәм шактыеның авыл җирендә хезмәт куюы гаҗәбрәк тоелды. Быел уку йортын тәмамлап чыгачак 117 укучының, елдагыча, 5 – 6 сы укуын югары уку йортларында дәвам итәргә җыена.
– Безнең укучылар берьюлы күптөрле һөнәрләр үзләштерә дисәк тә була, – дип сөйли директор. – Кыска вакытлы уку программасы  буенча берничә арадаш һөнәр үзләштерү мөмкинлеге бар. Мәсәлән, техник-механик белем алучылар берьюлы машина йөртүче һөнәре дә ала. Андыйлар, техник җитәкче булу өчен тәҗрибә туплаганчы, шофёр, тракторист яки механикалаштыруның башка юнәлешендә техникада эшләргә мөмкин. Замана яшьләре финанс ягыннан мөстәкыйль булырга омтыла. Гаиләдә финансның такы-токы булуы, яки алга таба БДИлар белән интегәсе килмәгәннәргә, яки тизрәк һөнәргә ия булырга теләгәннәргә безнең техникум менә дигән мөмкинлек ача.

Хәзер биредә авыл хуҗалыгын механикалаштыру, җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе белгечлекләренә; авыл хуҗалыгы производствосында тракторчы-машинист, автомеханик, эретеп ябыштыручы, тегүче, кондитер, сатучы, контролёр-кассир һөнәрләренә укыту оештырылган.
Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы укучыларның әти-әниләре күбесенчә балаларының, туган шәһәрендә яки районында яшәргә калып, һөнәри белем алуын тели. Шуңа да техникум мәктәпләр белән актив эшчәнлек алып бара. Һәр мәктәпнең 8 – 9 нчы сыйныф укучылары белән аерым очрашулар оештыралар. Балалар, нинди һөнәр белән кызыксынсалар, техникум базасында махсус киемнәр киеп, шушы белгечлек буенча эшләп карыйлар. Бу – укучы шушы мохитне аңласын өчен оештырыла. Моннан тыш, Азнакай шәһәренең Мәшгульлек үзәге белән берлектә, «Һөнәргә керешү» дип исемләнгән профильле уку курслары үткәрү дә үзен аклый. Бүгенге көндә 50 бала шундый курсларда белем ала. Укучылар анда эшче һөнәрләренең нигезләрен өйрәнәләр. Соңыннан аларга сертификат биреләчәк. Узган ел шул рәвешле укыганнар быел укуларын техникумда дәвам иткән.
Бу уку елында эшче һөнәрләрен популярлаштыру максатыннан, техникум базасында администрация белән берлектә, пешекчеләр һәм эретеп ябыштыручылар арасында «Иң яхшы һөнәр иясе» дигән конкурс үткәргәннәр. Пешекчеләр ул бәйгене хәтта үзенә күрә бер шоуга әйләндерә алганнар. Билгеле шул рәвешле кызыктыру яшьләргә тәэсир итми калмый. Техникумда укуның тулысынча бушлай булуы, ә кичке якта түләүле курсларда да белем алу мөмкинлеге булу хәзерге заманның рациональ яшьләрен уйланырга мәҗбүр итә. Тулай торакта яшәү бер айга нибары 100 сумга төшә. «Бәясе безнең өчен мөһим дә түгел, бу бераз җаваплылыкны арттыру максатыннан эшләнә», – ди Роберт әфәнде.

Уку йортын кызыл дипломга тәмамлаучылар да күп, дип әйтсәм, мөгаен, күпләр гаҗәпләнеп куяр. Ләкин бу уку йортына вакыт узсынга йөрүчеләр юк. Заманы ул түгел. Тизрәк һөнәрле булырга, тизрәк акча эшли башларга кирәк. Хәзерге яшьләрнең теләге  шундый. Студентларның яртысына якыны стипендия алып укый икән. Ә инде бары тик «бишле» билгеләренә генә укучыларга стипендия ике тапкырга артыграк күләмдә түләнә.
Шулай ук төрле чараларда – спорт ярышларында, иҗтимагый эшләрдә, концерт-тамашаларда актив катнашкан укучыларга да стипендия билгеләгәннәр.
Хәер, быел укучылар саны бераз кимегән. Бу, беренчедән, 11 нче сыйныфтан соң килергә теләүчеләрне кабул итми башлау белән бәйле булса, икенчедән, узган ел укучыларның күпчелеге, эшче һөнәренә караганда, хезмәткәр һөнәрен күбрәк сайлаган. Шуңа да узган ел нәтиҗәләренә карап, яңа елдан яңа төрле юнәлешләр ачарга планлаштыралар.
Кызганыч, хәзерге вакытта педагогик кадрларга кытлык проблемасы бар. Хезмәт хакы аз булу сәбәпле, бу техникумда да профильле фәннәрне укытучылар җитми икән. «Андый педагогларны үзебезнең юнәлештәге оешмалардан чакырабыз. Мәсәлән, Авыл хуҗалыгы идарәсеннән дәрес алып баручылар бар. Алар инде озак еллар шушы юнәлештә эшләгәнлектән бүгенге көндәге яңалыклардан, алдынгы юнәлешләрдән хәбәрдар. Укучыларга хәзерге реаль шартларны җиткерү бик мөһим», – дип сөйләде техникум директоры.
Техникумга килеп кергәндә үк, бүлмәләрнең яктылыгы һәм җылылыгы күзгә ташлана. Хәзер биредә рәхәтләнеп уку, һөнәр үзләштерү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Шушы бинадан чыкмыйча гына көн дәвамында белем алырга мөмкин. Уку йорты, WorldSkills стандартлары нигезендә квалификацияле белгечләр әзерләү өчен, заманча таләпләргә җавап бирә торган Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләренә туры килерлек итеп махсус җиһазландырылган. Уку аудиторияләре, шул исәптән лабораторияләр һәм остаханәләр заманча компьютер техникасы һәм программа белән тәэмин ителгән. Ашханәдә туклану оештырылган. Спорт һәм иҗат белән шөгыльләнү өчен дә шартлар бар. «Ел да 3 – 4 кабинетта учреждение хисабына өстәл-парталар яңартылып тора», – ди Роберт әфәнде.

Уңайлыклар турында сөйләшкәч, тулай торакны да әйтеп үтми мөмкин түгел. Күпләр өчен бу – якты тәэсирләр һәм мөстәкыйль тормыш башлану урыны. Тулай торакта урнашкан дуслык җепләре кайберәүләрне гомерлеккә бәйли. Уку йортына янәшә генә урнашкан тулай торакта укучыларга яшәү өчен барлык шартлар да тудырылган. Шул исәптән өч тапкыр кайнар ризык әзерләнә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: 2021 елда бинада ремонт үткәрелгән. Хәзер чиратта кирәкле җиһазлар сатып алу, мөстәкыйль дәресләр, мәдәни чаралар үткәрү өчен кирәкле бүлмәләрне җиһазлау тора. Тулай торакта 208 укучыга урын каралган. Алар тәүлек әйләнәсе укытучылар һәм тәрбиячеләрнең күз алдында. Бу юнәлешне тәрбия эше буенча директор урынбасары Мифтахова Земфира Булат кызы контрольдә тота. «Балаларның тормышы өчен безнең хезмәткәрләр җавап бирә. Һәр катта куркынычсызлык максатыннан видеокүзәтү урнаштырылган. Шуңа да тәртип бозулар бөтенләй булмый диярлек», – ди ул.
Техникумның үз автомобиль һәм трактор паркы да бар. Биредә дүрт ГАЗ - 53 йөк автомобиле, бер КамАЗ, җиде трактор, бер комбайн, сигез җиңел машина исәпләнә.
«Район администрациясеннән дә гел ярдәм кулы сузып торалар, аларның хәер-фатихасы белән эшлибез», – дип, рәхмәтләрен җиткерде Роберт Хөснетдинов.
Һөнәргә укудан тыш, техникум социаль функция дә башкара. Биредә ятимнәр, ата-ана каравыннан мәхрүм калган яки авыр хәлле гаиләләрдән һәм шулай ук мөмкинлекләре чикле балалар да укый. Директор әйтүенчә, алар аерым педагогик игътибарга мохтаҗ. Биредә алар социаль, матди, психологик ярдәм алалар. «Аларны эшкә өйрәтү белән бергә, кешеләр белән аралашырга, тормышта үз юлларын табарга да өйрәтәбез. Мәсәлән, тегү һөнәренә өйрәнүче бер егетебез сөйләшә дә алмый. Безгә укырга кергәч, ул ничектер ачылып китте. Әле менә күптән түгел генә Фидалия исемле кызыбыз сәламәтлекләре чикле затлар арасында һөнәри осталык буенча үткәрелгән «Абилимпикс» бәйгесендә беренче урын алды», – дип, техникум педагоглары балалар өчен шатлыклары белән дә уртаклаштылар. WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык чемпионатларында, «Абилимпикс» чемпионатларында яулаган призлы урыннар, укыту-тәрбия эшенең нәтиҗәләре булып тора да инде.
Техникумны тәмамлаган укучыга кая эшкә урнашырга, аны көтеп торучылар бармы? Роберт Хөснетдинов белән әнә шул сорауларга да җавап эзләдек. Алар мәсьәләнең бу ягын да кайгыртырга тырышалар икән.
– Дәүләт йомгаклау аттестациясенә куелган таләпләр нигезендә, техникумда 3 компетенциядә WorldSkills стандартлары буенча демонстрацияле имтихан кертелде: җиңел автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү, пешекчеләр эше, эретеп ябыштыру производствосы. Мондый имтиханны бәяләү өчен экспертлар итеп шәһәр һәм район предприятиеләре, оешмалары вәкилләре чакырыла. Шулай итеп, эш бирүчедә демо-имтихан үткәрү барышында чыгарылыш сыйныф укучыларыннан иң тырышларын сайлап алу мөмкинлеге булачак. Эш бирүче шунда кемнең ничек икәнен күргәч, аны үзләренә эшкә чакырырга мөмкинлеге туа. Техникумны тәмамлаучыларның бер өлеше шулай имтихан нәтиҗәләре буенча әлеге оешмаларга, ә калганнары практика узган урынга эшкә урнаша, – дип сөйләде директор, әлеге четерекле теманы урап узмыйча. – Күбрәк «Азнакай» агрофирмасы, «Союзагро», «Марс», «Тукай» хуҗалыклары белән тыгыз эшлибез. Гадәттә, укучылар беренче практикаларын үткән урында эшкә дә кала.
– Шулай да эшлисе эшләребез күп әле. Гел камилләшергә тырышабыз. Яңа төр техникалар, җитештерүдә булган яңа төр кирәк-яракларны булдырасы иде. Мәсәлән, бүгенге көндә алдынгы агрофирмалар, зур егәрлекле чит ил техникасын куллана. Ә безнең укучыларыбызны өйрәтү өчен андый кыйммәтле техника алырлык мөмкинлегебез юк әлегә. Заман белән бергә атларга җитешеп бетмәү күңелне кытыклап торса да өметне югалтмыйбыз, – дип сөйли Роберт әфәнде һәм ялкынланып торган карашы белән алларына куйган максатлары турында сөйләвен дәвам итә. – Моннан тыш, лаборатория, остаханәләрдә эш урыннарын арттыру, укучының белем бирү программаларын тулаем цифрлаштыруны да максат итеп куйдык. Укучы электрон мәгариф ресурсы программасы булган эш урынына килеп утырырга тиеш. Хыяллар һәм омтылышлар зурдан, иң мөһиме – шушы катлаулы чорда да, укучыларыбызга ныклы белем биреп, аларны үз көннәрен үзләре күрердәй, хезмәтләрен яратып башкарырдай кирәкле белгечләр укытып чыгару. «Һөнәр – кулдагы алтын беләзек», – дигән бабаларыбыз. Безнең көннәргә ул аеруча туры килеп тора.

Фәния ЛОТФУЛЛИНА
Фотолар техникум архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ