Логотип Магариф уку
Цитата:

Ябык әдәби конкурсның кыска исемлеге

Әдәби конкурсның кыска исемлегенә кергән романнар арасында бүгенге көн турында әсәр юк.

Ябык әдәби конкурсның «Роман» номинациясенең кыска исемлегенә кергән әсәрләр арасында бүгенге көн турындагы бер әсәр дә юк.

«Бүгенге көн әсәрләре булмауга килгәндә, хәзерге көнне роман кысасына кертү һәм романга куелган таләпләргә туры килгән олпат образ тудырып, аны фәлсәфи-иҗтимагый-милли мәсьәләләр белән үреп бирү кыенлык сорый. Моны сәнгати планда чагылдырып бирүгә килеп җитә алмыйлар», – дип фаразлады моның сәбәбен әдәби бәйгенең жюри әгъзасы, әдәбият белгече Әлфәт Закирҗанов.

Жюри әгъзалары бәйгегә килгән 23 роман арасыннан 2 нче турга 7 роман сайлап алган. Призлы урыннар шулар арасыннан билгеләнәчәк.

Әлфәт Закирҗанов әйтүенчә, гомуми исемлектә Казан феномены һәм аннан котылу мәсьәләләре сурәтләнгән бер әсәр дә булган. Ләкин ул вакыйгаларны бәян итеп сөйләп чыгуга гына корылганлыктан, әлеге җиде роман арасына кермәгән.

«Тулаем алганда, миңа тематик төрлелек ошады. Алар арасында тарих белән бәйле – хәтта ерак Кырым, хәзерге Румыния төбәкләре һәм чегәннәр тормышы белән бәйле бер әсәр дә бар. Колхозлашу елларында сөрелгән гаилә дәвамчыларының үзләрен таба алулары, туган якларына кайту хис-кичерешләрен бирү дә бар», дип санап китте галим.

Әлфәт Закирҗанов «Роман» номинациясенә тапшырылган берничә әсәрнең роман киңлегенә һәм аңа куелган таләпләргә туры килмәвен ассызыклады.

«Кайбер әсәрләр аерым бер кеше тарихын сөйләп чыгуга корылган, публицистика өстенлек итә. Ясалмалылыкны да әйтер идем. Сурәтләнгән геройлар мине алып кереп китергә һәм мин аның белән яши башларга тиеш. Шулар җитми», – дип кабул ителгән әсәрләрдәге кимчелекләрне санап үтте ул. Хәтта бер автор үткән бәйгедә катнашып җиңмәгән әсәрен яңа исем белән биргән – бу конкурс таләпләренә туры килми.

  • Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсын Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе уздыра.
  • 2023 елның 1 декабренә кадәр «Роман» номинациясенә барлыгы 23 эш кабул ителде. Җиңүчеләр 2024 елның 1 февралендә мәгълүм була.
  • Барлык җиңүчеләр дә 2024 елның 21 февралендә – Халыкара туган тел көнендә тантаналы чарада бүләкләнәчәк.
  • Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан уздырылган татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсының 9 номинациясе буенча җиңүчеләр исемлеге әзер.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ