Логотип Магариф уку
Цитата:

Иҗади студентлар – КФУда

«Татарстанның ел студенты – 2023» конкурсында, Гран-при иясен билгеләү белән беррәттән, 20 номинация буенча җиңүчеләрне дә ачыкладылар.

Алар арасында «Ел старостасы», «Ел интеллекты», «Елның иң яхшы чит ил студенты», «Ел спортчысы», «Елның иҗади шәхесе», «Елның иң яхшы медиа студенты», «Елның иң яхшы җәмәгать эшлеклесе», «Ел эшмәкәре», «Елның иң яхшы студентлар үзидарәсе органы», «Студентларның иң яхшы фәнни оешмасы», «Елның иң яхшы иҗади коллективы», «Студентларның ел проекты», «Студентларның ел спорт клубы», «Елның иң яхшы студентлар иҗат клубы», «Студентларның иң яхшы тулай торак советы», «Елның иң яхшы студентлар иҗат коллективы», «Елның иң яхшы патриотик берләшмәсе» номинацияләре бар иде. Шунысы кызык: аларның күпчелегендә Казан федераль университеты студентлары һәм коллективлары җиңүче дип табылды. Әйтик, «Ел старостасы» дип – Лилия Таһирова, «Ел интеллекты» дип – Юрий Маясин, «Ел медиачысы» дип –Ева Батюкова, «Ел эшмәкәре» дип Андрей Шишов танылу алды. 

Иң яхшы студентлар үзидарәсе органы дип тә КФУның юридик факультетының студентлар советы, студентлар тулай торагының иң яхшы советы дип исә әлеге вузның Универсиада авылындагы 5/3 йортында урнашкан студсоветы билгеләнгән. 

Аерым номинацияләр буенча җиңүчеләр арасында Казан энергетика, медицина, технология университетлары вәкилләре бар.  

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ