Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа ел табынында нинди ризыклар булса әйбәт?

Киләсе 2024 ел – Аждаһа елы...

Киләсе 2024 ел – Аждаһа елы. Ә Аждаһа Кытай мәдәниятендә муллык, юмартлык билгесе санала. Шуңа да 31 декабрь көнендә, Яңа елны каршылаганда, өстәлне мул итеп әзерләргә, ризыкларны матур итеп тезәргә киңәш ителә.

 

Бәйрәм кичендә төп ризыклар иттән яисә балыктан булырга тиеш. Аларны маринадларга, кыздырырга, пешерергә ярый. Төрле тәмләткечләр кушарга була.

 

Иткә килгәндә, бозау, күркә, үрдәк, сарык яисә кызыл балыкка өстенлек бирегез.

 

Өстәлдә тагын чикләвек булырга тиеш. Алар озын гомерлекне, сәламәтлекне, байлыкны гәүдәләндерә.

 

Чикләвекне салатларга, башка ризыкларга кушарга яисә аерым гына да куярга мөмкин.

 

Җиләк-җимешләрдән бигрәк тә кызыл төстә булганнарына өстенлек бирергә кирәк. Анар, кызыл мандарин, алма, ә десертка җиләк, чия өстәргә була.

 

Көнчыгыш кухнясында дөгегә зур урын бирелә. Шуңа да аны Яңа ел табынына да куярга онытмагыз.

 

Яңа ел бәйрәмегез мөбарәк, табыннарыгыз түгәрәк булсын!

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ