Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа елга ямь өстәп, аваз сала сабыйлар

Яңа елның беренче атнасында Алабугадагы бала тудыру йортында өч бала дөньяга тәүге аваз салган.

Беренче бала – малай. 5 гыйнварда дөньяга килгән сабыйның авырлыгы – 2964 грамм, буе – 52 сантиметр.


Ул алабугалылар гаиләсендә икенче бала икән. 


Мамадышта исә быелгы беренче бала 2 гыйнварда Альбина һәм Илдар Шакировлар гаиләсендә туган. Бу – аларның икенче балалары. Сабыйга бик тә күркәм Гыймран исеме биргәннәр. 


Районның ЗАГС бүлеге сабыйның әти-әнисенә, туу турындагы таныклык белән бергә, район җитәкчелеге исеменнән котлау адресы һәм бүләк сертификаты тапшырган. 


Казан, ни дисәң дә, башкала шул инде. Яңа туган сабыйлар саны ягыннан да көнләшерлек шул. Казанда яңа елның беренче көнендә генә дә 29 бала туган. Аларның унбише – малай, калган ундүрте – кызлар. Ә башкалабызның быелгы беренче сабые 7 нче шәһәр хастаханәсендә  аваз салган – ул 2990 грамм авырлыктагы кыз бала, әти-әнисенең беренче баласы икән.


Яңа елның беренче атнасында Әлмәт шәһәре ЗАГСы исә 50 сабыйны теркәгән. Шунысы кызык: күп очракта кызларга караганда малайлар күбрәк туучан. Ә менә Әлмәттә быелның беренче атнасында кызлар малайларга караганда ике тапкырга күбрәк туган: 17 се – малай, 33 е – кызлар. Моңарчы Иваново шәһәрен туташлар һәм ханымнар каласы дип йөртәләр иде. Эшләр болайга китсә, киләчәктә нефтьчеләр башкаласы – Әлмәтнең Иваново каласының “борынына чиртүе” дә бик ихтимал.


Таһир САБИРҖАНОВ 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ