Яңа елга – шигъри тәлгәшләр
Сизәсезме: Яңа ел бәйрәме якынлаша, җәмәгать! Бар кешелек дөньясы, 2023 ел – Куян елы белән хушлашып, Аждаһа елын каршыларга әзерләнә.
Сизәсезме: Яңа ел бәйрәме якынлаша, җәмәгать! Бар кешелек дөньясы, 2023 ел – Куян елы белән хушлашып, Аждаһа елын каршыларга әзерләнә. Һәркайсыбыз һәр туар Яңа елны якты уй-хыяллар, изге өмет-ниятләр белән көтә. Кыш бабай белән Кар кызын ничек зарыгып көтмисең, ди инде?! Урам-паркларда сылу чыршылар да, бәйрәмчә бизәлеп, үз тамашаларына дәшәргә әзерләнә. Яңа ел тамашалары җыр-биюсез, шигъри сүзсез була димени!? Укытучыларга, тәрбиячеләргә, мәдәният хезмәткәрләренә Яңа ел кичәләре сценарийларын әзерләүдә методик ярдәм күрсәтү. ә балаларга шигырьләр сайлауны җиңелләштерү ниятеннән, шагыйрьләребезнең Яңа елга багышланган бер бәйләм шигъри тәлгәшләрен туплап бирергә булдык. Файдаланыгыз. Яңа ел тамашаларыгызда туган телебез, шагыйрь сүзе аһәңлерәк яңгырасын иде.
Таһир САБИРҖАНОВ
Комментарийлар