Яшел Үзәндә «МХОга ярдәм иткән өчен» дигән медальне гамәлгә куймакчылар
«Махсус хәрби операциягә ярдәм иткән өчен» дигән медальне ТР Яшел Үзән районында гамәлгә куймакчылар. Тиешле документ коррупциягә каршы экспертиза уза, дип хәбәр итә «Бизнес онлайн» газетасы.
Медальне гражданнарга, районның иҗтимагый оешмалары һәм предприятиеләре коллективларына бүләкләү формасы буларак тапшыру планлаштырыла. Медаль түбәндәге казанышлар өчен биреләчәк:
МХО катнашучыларына гуманитар, техник ярдәм җыюны оештырган һәм күрсәткән өчен;
МХО зонасына йөкләр китерү һәм озату өчен;
МХО өчен кирәкле әйберләр әзерләүне оештыру һәм актив эшләү өчен.





Комментарийлар