Логотип Магариф уку
Цитата:

“Идел-йорт” спектакльгә чакыра

16 октябрьдән Казанның В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында Ш.Закиров исемендәге “Идел-йорт” ХХIII төбәкара конкурсы фестивале финалистларының спектакльләре  күрсәтелә башлый.Конкурс программас...

16 октябрьдән Казанның В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында Ш.Закиров исемендәге “Идел-йорт” ХХIII төбәкара конкурсы фестивале финалистларының спектакльләре  күрсәтелә башлый.
Конкурс программасын Апас район мәдәният йортының халык театры Әмир Камалиевның “Борын-борын заманда”сы (көндезге тамаша 13.00 сәг.) һәм Балтач район мәдәният йортының халык театры Илһам Галинең “Беренче мәхәббәт”е (кичке тамаша 17.00 сәг) белән ачып җибәрә.
20 ноябрь көнне көндез Тукай районының Күзкәй авыл мәдәният йортының “Нур ” халык коллективы Данил Салиховның “Коткарыгыз каравыл” спектаклен күрсәтәчәк. Шул ук көнне кичен Баулы район мәдәният йортының халык театры Туфан Миңнуллинның “Шулай булды шул”ын куячак.
13 ноябрьдә Актаныш һәм Азнакай артистлары сәхнә тота. Көндез Иске Сәфәр халык театры  Туфан Миңнуллинның “Нәзер”ен; кичен Азнакай халык театры тамашачыларга Мостай Кәримнең “Айгөл иле” н тәкъдим итәчәк.
14 ноябрь көндез Арча районының Иске Ашыт авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Саяра” халык коллективы Таңчулпан Гарипованың “Китмәгез торналар ” ын, ә кичен Биектау районы Ямаширмә татар драма халык театры Әмир Камалиевның “Әлепле артистлары”н куячак.
16 ноябрь  Нурлат районының “Нур” татар мәдәнияте үзәгенең “Мирас” театр коллективы Эльмира Ибраһимованың “Адашкан язмышлар”спектаклен, ә Спас  район мәдәният йортының “Арлекин” халык коллективы рус халык әкияте буенча “Морозко” тамашасын тәкъдим итә.
Финалистлар чыгышларын 21 ноябрьдә көндез  Балык Бистәсе районының мәдәният йорты каршында эшләп килүче халык театры Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры”; кичен Питрәч район мәдәният йортының “Балкыш” халык коллективы  Раилә Мөхсинованың “Кайнар токмач” спектакле белән тәмамлый.
Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ