Логотип Магариф уку
Цитата:

“Игелек ярминкәсе”

Аяк астында  кыштыр –кыштыр килеп, сары яфраклар үзара серләшкән бер иртәдә Питрәчнең 2 нче урта мәктәбе яныннан узган булсагыз,   үзегез дә сизмәстән ярты көнегезне шунда гөр килеп торган  ярминкәдә...

Аяк астында  кыштыр –кыштыр килеп, сары яфраклар үзара серләшкән бер иртәдә Питрәчнең 2 нче урта мәктәбе яныннан узган булсагыз,   үзегез дә сизмәстән ярты көнегезне шунда гөр килеп торган  ярминкәдә уздырган булыр идегез. Җыр-бию, күңелле уеннар, осталык дәресләре, фотозоналар яныннан ничек тиз генә үтеп  китәсең килсен соң?! Ул сыгылып торган  сәүдә рәтләрендә ниләр генә юк! Кәрзин-кәрзин алма, кишер, чөгендер, кәбестә...Кабакның да  күргәзмәгә куярлыкларын гына сайлап алып килгәннәр! Нигъмәтләр  арасында   кайнатмалар,  камыр ризыклары, тәм-томның  да, кулдан ясалган эшләнмәләрнең  дә исәбе-хисабы юк.  Карап чыгасы гына түгел, нидер сатып та аласы килә. Педагог Нина Трофимова җитәкләгән түгәрәккә йөрүче кызлар  үзләренең  нәрсәгә сәләтле икәнлекләрен күрсәтеп кенә калмыйча, сәйлән белән эш итү серләрен башкаларга да өйрәтте. Хәситә, милли бизәкле калфак, түбәтәйләр ясарга да булдыралар икән, анысына математика укытучысы Рүзилә Хәкимова өйрәтә. Быелдан башлап чигүле сөлгеләргә дә тотынмакчылар икән.

-Ярминкәгә балалар да, аларның әти-әниләре дә ныклап әзерләнделәр. Һәркем үз өстәлен сатып алучыларны мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итәр өчен бизәргә тырышты. Мондый чаралар балалар күңелендә мәрхәмәт-игелек , яхшылык  кебек сыйфатларны тәрбияли. Ярминкәдән кергән акча   мохтаҗларны бушлай кайнар аш белән тәэмин итүче ( ә ул якшәмбедән кала атна буе эшли)  үзәккә тапшырылачак, –ди мәктәп директоры Хәбир Сәйфетдинов.
“Афәрин!”,- дияргә генә кала. “Игелек ярминкәсе”нең табышы  инде билгеле.   Мохтаҗлар файдасына 108 мең сум акча инде тапшырылган. Иң мөһиме 2 нче мәктәп оештырган әлеге башлангычны районның башка мәктәпләре дә күтәреп алган.

Расиха ФАИЗОВА
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ