Логотип Магариф уку
Цитата:

«ИИ-ЗАМАН Хак» онлайн-хакатон җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак

«ИИ-ЗАМАН Хак» машиналы өйрәтү һәм текстларны эшкәртү технологияләренә багышланган онлайн-хакатон тәмамланды.

Чара кысаларында катнашучыларга татар телендәге текстларны әдәби телдәге формага үзгәртү алгоритмнарын булдыру өстендә эшләде. Бу хакта ТР Фәннәр Академиясенең Гамәли семиотика институты хәбәр итә. 

Хакатон AIRI институты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Kazan Digital Legends тарафыннан уздырылды. Датасет Гамәли семиотика институты галимнәре ярдәме белән төзелде.

16 декабрь көнне җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. 

Бу кызык: чара кысаларында ясалма фәһем темасына лекторий узачак.

Биредә AIRI Ясалма интеллект институты, Сколково фән һәм технологияләр институтының ясалма интеллект өлкәсендәге алдынгы белгечләре чыгышы көтелә.

Чарада канташу өчен биредә теркәлергә кирәк.

Фото: ТР Фәннәр Академиясенең Гамәли семиотика институты телеграм-каналы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ