III Төбәкара фәнни-белем бирү «Насретдин укулары» конференциясе узды
9 ноябрьдә Марий Эл Республикасы Бәрәңге авылында III Төбәкара фәнни-белем бирү «Насретдин укулары» конференциясе узды.
Чара Россиядә игълан ителгән Гаилә елына һәм Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәтендә игълан ителгән Мөселман гаиләсе елына багышлана.
Гаилә һәм гаилә традицияләре ислам диненең һәм татар халкының нигезе дигән конференция темасын раслап, Бәрәңге районы башлыгы Олег Попов җирлектә беренче тапкыр уздырылган республикакүләм беренче мөселман балалар сабан туе, мәчет каршындагы җәйге лагерь эшчәнлеге турында сөйләде.
Марий Эл Республикасы мөхтәсибәте рәисе, имам-мөхтәсибәт Фәрид хәзрәт Шаһиев якташлары Насретдиновлар нәселенә лаеклы булу өчен тырышырга чакырды.
Саллы чыгышлар Бәрәңге җирлегендә яшәгән мәгърифәтчеләр, дин белгечләре исемен мәңгеләштерүгә, татар һәм мари халыкларының дини һәм мәдәни багланышларына багышланды.
Автор фотолары
Комментарийлар