Логотип Магариф уку
Цитата:

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул итү вакыты озайтылды

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул итү вакыты  2022 елның 15 ноябренә кадәр озайтылды дип хәбәр итә, Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.Премия 2020 елда...

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул итү вакыты  2022 елның 15 ноябренә кадәр озайтылды дип хәбәр итә, Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.
Премия 2020 елда ТР Министрлар Кабинеты карары белән гамәлгә куелды һәм ике елга бер тапкыр тантаналы рәвештә Илһам Шакировның туган көненә тапшырыла.
Быел приз фонды 600 мең сумны тәшкил итә. 200 мең сумлык өч премия ике вокалистка (ир-атка һәм хатын-кызга) һәм «Халык җырларын башкаручы» номинациясендә җиңүчегә тапшырылачак.
2020 елда Илһам Шакиров премиясенә 27 гариза бирелгән. Алар арасында популяр артистлар: Зәйнәп Фәрхетдинова, Гөлзадә Сафиуллина, Ришат Төхвәтуллин, Динә Гарипова, Эльза Исламова, Айдар Рәкыйпов, Миңгол Галиев һәм башкалар бар иде. Узган ел  Татарстанның халык артисты Резеда Галимова, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, Илһам Шакировның туганы – Флёр Шакиров Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенең беренче лауреатлары булдылар. 
НИГЕЗЛӘМӘ

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ