Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Һадиуллин: «Бердәм дәүләт имтиханын тапшырганда яңа технологияләр кулланылачак»

Бүген 12 меңгә якын бала рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра: 94 имтихан кабул итү пунктында, аларның 83 е — гомуми белем бирү учреждениеләрендә, тагын 11 е – өйдә. Имтиханнарны уздыруга 5 мең...

Бүген 12 меңгә якын бала рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра: 94 имтихан кабул итү пунктында, аларның 83 е — гомуми белем бирү учреждениеләрендә, тагын 11 е – өйдә. Имтиханнарны уздыруга 5 меңгә якын педагог җәлеп ителгән. Имтихан үткәрү пунктларының берсе  – Казан шәһәренең 89 нчы мәктәбендә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да  булды.
ТР мәгариф һәм фән министры журналистларга  имтихан тапшыруның быелгы үзенчәлекләре турында сөйләде, имтиханнарда яңа технология кулланылачагын ассызыклады.

«Балаларны урыннарга утыртабыз, шуннан соң Интернет буенча биремнәр алабыз, бастырабыз һәм таратабыз. Имтихан ахырында әзер эшләр  аудиториядән чыкмыйча гына сканерлана һәм мәгълүматны эшкәртү республика үзәгенә җибәрелә», – дип белдерде министр.
Министр быел массакүләм имтиханнар ике көн үткәреләчәге турында да билгеләп үтте. Иртәгә имтиханны 30 пунктта 4 меңгә якын укучы тапшырачак, барлык имтиханны үткәрү пунктлары  кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган, ә педагоглар тиешле укуларны узган, дип хәбәр итте ул. 24 балл җыйган бала аттестат алачак.  Медальгә дәгъва кылучылар өчен 70 балл җыярга кирәк. Ә югары уку йортына укырга керү  өчен баллар тагы да югарырак булырга тиеш.Әзерлек булганда, мондый проблема юк, диде ул чыгарылыш укучыларына уңышлар теләп.


Ә укучыларның  ни дәрәҗәдә имтиханга әзерлеген без аларның үзләреннән белештек. Үзен бик ышанычлы тоткан чыгарылыш укучысы  Вячеслав Климиннан «Имтиханны уңышлы тапшыруның сере нәрсәдә, борчыласыңмы?» дип сораштырдык. Ул: «Алай нык борчылмыйм. Чөнки әзерлек бик уңышлы узды. Соңгы ярты елда ныклап әзерләндем, пробниклар чиштем, орфограмма кагыйдәләрен искә төшердем. Рус теле – безнең туган телебез. Мин үземнең әзер икәнемне  беләм, минем сыйныфташларым да әзер дип ышанам. Имтиханга әзерләнгән кешегә сынау алдыннан ял итәргә, һавада йөрергә, яхшы музыка тыңларга, яхшы кәеф җыярга кирәк. Минемчә, имтиханны уңышлы тапшыруның сере шунда», - диде.

Имтихан тапшыручы Булат Әхмәтов та ырымнарга ышанмый, шпаргалкаларга таянмый икән.  «Озак итеп әзерләндем. Үземне тыныч хис итәм. Ырымнарга игътибар итмим, бары үземә ышанам, барысы да әйбәт булыр. Рус теле фәне алдагы тормышымда миңа бик кирәк булмаса да, мин имтиханны зур баллга тапшырырга  тырышачакмын», – диде ул, үз көченә ышанып.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ