Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Һадиуллин студентларны бәйрәм белән котлады

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Студент көне белән котлады.

"Кадерле студентлар, аспирантлар һәм укытучылар!

Сезне Россия студентлары бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм!

Бүген республикабыз үсешендә хәлиткеч роль уйнаучы сәләтле яшьләр өчен үсешкә барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Белем бирү сыйфатын арттыруга, яшьләрнең ял вакытын нәтиҗәле оештыруга һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга аеруча зур игътибар бирелә.

Бу бәйрәм — яшьләр өчен генә түгел, ә алар белән эшләүче, илебезнең киләчәгенә битараф булмаган һәркем өчен дә уртак шатлыклы көн. Уку йортларында белем бирүче профессор-укытучылар составына уртак эшебезгә тугрылык, хезмәтегезгә салган күңел җылылыгы һәм энтузиазмыгыз өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Сезгә нык сәламәтлек һәм иминлек телим!

Экзаменнар һәм сессиядән соң сезне лаеклы каникуллар көтә. Күңелле яллар, шатлык-сөенеч һәм нык сәламәтлек юлдаш булсын!

Бәйрәм белән!» – диелә котлауда.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ