Илсур Һадиуллин: Татар телендә белем алу БДИда югары күрсәткечләргә ирешүгә комачауламый
“Быелгы нәтиҗәләр яхшы, әмма кайбер кимчелекләрне булдырмый калырга мөмкин иде. Ә гомумән алганда, балалар өчен без шартлар тудырдык. Аллага шөкер, бар да хәвеф-хәтәрсез, матур гына үтте”, – дип сөйлә...
“Быелгы нәтиҗәләр яхшы, әмма кайбер кимчелекләрне булдырмый калырга мөмкин иде. Ә гомумән алганда, балалар өчен без шартлар тудырдык. Аллага шөкер, бар да хәвеф-хәтәрсез, матур гына үтте”, – дип сөйләде Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бүген ТР Министрлар Кабинетында 2022 уку елы нәтиҗәләре буенча үткән брифингта.
Аның әйтүенчә, быелгы БДИ нәтиҗәләренә караганда Россия буенча рус теле, физика, биология, информатика, география, рус әдәбияты буенча күрсәткечләр төшкән. Профильле математика, химия, тарих, инглиз теле һәм җәмгыять белеме буенча уртача баллар арткан.
Ә Татарстан чыгарылыш сыйныф укучыларының һәр фән буенча уртача баллы традицион рәвештә Россия буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак.
Рус теле буенча БДИ-2022нең уртача баллы-72,82 балл. Иң яхшы нәтиҗәләрне Бөгелмә районы күрсәтте, район буенча уртача балл – 78,33. Саба, Актаныш, Кукмара укучылары да алардан калышмый: уртача балл 75-76 ны тәшкил итә. Уртача баллар буенча иң түбән күрсәткечләр Кайбыч районында — 62,5 балл.
Профильле математика буенча иң яхшы нәтиҗә Югары Ослан районында. Биредә уртача балл 76,49 ны тәшкил итә. Бу республика буенча уртача күрсәткечтән 12,4 баллга югарырак.
“Берничә ел элек Югары Ослан мәктәпләренә карата шелтә белдерелгән иде. Хәзер аларның күрсәткечләре үсте. Әмма бу районда әле кимчелекләр юк дигән сүз түгел, биредә җайга саласы мәсьәләләр җитәрлек. Югары баллар Югары Осланда урнашкан Иннополис мәктәпләре хисабына җыела”, - дип аңлаттты министр.
Ә менә берничә баскычка түбәнрәк Саба, Теләче, Актаныш мәктәпләрен тәмамлаучылар 71-73 балл җыйган. Димәк, нинди телдә уку мөһим түгел, иң мөһиме укырга теләгең генә булсын.
Илсур Һадиуллин фикеренчә, татарча уку, татарча фикер йөртү дә дәүләт имтиханнарын бирергә бернинди дә кыенлык тудырмый. Татарстанның Арча, Әтнә, Актаныш кебек татар районнары саналган җирлекләрдәге мәктәпләрне тәмамлап, имтиханны югары балларга бирүләре әнә шуны раслый.
Имтиханнар арасында иң югары уртача балл инглиз телендә теркәлгән – 80,39. Иң күп укучы имтиханны җәмгыять белеменнән сайлаган. Аның уртача баллы 67,07 булды.
"БДИ процедурасы ел саен камилләштерелә. Быел Татарстанда беренче тапкыр БДИ үткәрүнең яңа технологияләре кулланылды: бу имтихан материалларын Интернет челтәре буенча имтихан үткәрү пунктларына тапшыру (дисклар кулланмыйча), имтихан материалларын аудиториядә бастыру һәм сканерлау», — дип сөйләде Илсур Һадиуллин.
Контроль-үлчәү материалларындагы үзгәрешләр имтихан модельләренең эшчәнлеген көчәйтүгә юнәлдерелгән. Һәр фән буенча быел 4-5 бирем яңартылды. Киләсе елда да эш дәвам итәчәк, дип билгеләп үтелә.
Журналистлар катнашында оештырылган брифингта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Татарстанда профильле белем бирү мөмкинлекләрен җитәрлек дәрәҗәдә файдаланылмавын билгеләп үтте.
Әйтик, җәмгыять белеме буенча түбән нәтиҗәләр күрсәткән кайбер районнарда әлеге фәнне сайлаган балалар өлеше тиешле профильне өйрәнүчеләр өлешеннән шактый артып китә. Мәсәлән, Тәтеш районында чыгарылыш сыйныф укучыларының 45% ы җәмгыять белемен сайлаган. Шул ук вакытта районда бер генә мәктәп тә өлкән сыйныф укучыларына социаль-икътисади профиль буенча белем алу мөмкинлеге бирмәде.
Шул ук вакытта министр быел түбән күрсәткечләр булган барлык профильләр буенча профиль сыйныфларын ачу һәм тиешле программаларны гамәлгә ашыру аерым контрольгә алыначагын ассызыклады.
Быел бердәм дәүләт имтиханында 200 балл җыйган чыгарылыш укучылары саны да арткан. Ике предметтан 14 укучы 200 балл җыйган, былтыр андыйларның саны 11 генә иде. 100 баллы нәтиҗәләргә барлыгы 218 бала ирешкән. БДИдан иң югары балл җыючылар «Укуында аеруча зур уңышлары өчен» медале белән бүләкләнгән.
Илсур Һадиуллин чыгышында имтиханнарда иң югары нәтиҗәләр күрсәткән мәктәпләрне дә билгеләп үтте. Алар:
Шулай ук Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрендә иң түбән чик күрсәткечен уза алмаган укучылар аеруча күп теркәлгән мәктәпләр дә билгеле. Казанның Вахитов районы 41 нче урта мәктәбе, Советлар Союзы Герое Газинур Гафиатуллин исемендәге Бөгелмә кадетлар мәктәп-интернаты, Ютазы районының Урыссу 2 нче урта мәктәбе, Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 112 нче урта мәктәбе, Яшел Үзән районының Обсерватория урта мәктәбе, Хәрби-патриотик белем бирү үзәге - Казанның Киров районындагы Чехов исемендәге 67 нче мәктәбе, Казанның Киров районы 153 нче урта мәктәбе, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге Казан кадет мәктәп-интернаты, Түбән Кама районының 2 нче урта мәктәбе әнә шундыйлардан.
«Кызганыч, былтыргы кебек үк, быел да химия, биология, җәмгыять белеменнән Бердәм дәүләт имтиханының иң түбән чик күрсәткечен уза алмаучы укучылар арта. Бу предметлардан имтихан тапшыручылар кими, «икеле» алучылар арта», - диде Илсур Һадиуллин.
Брифингта шпаргалка куллану аркасында, Татарстанда өч укучыны имтиханнан куулары да билгеле булды.
« Хәзер бу укучылар бер елларын югалтачак, бу бик кызганыч. Укучыларны да, ата-аналарны да тагын бер тапкыр кисәтәсем килә: шпаргалкаларга, башка чараларга да өметләнергә кирәкми. Бары тырышып әзерләнергә генә кала », - ди Илсур Һадиуллин.
Министр әйтүенчә, имтихан үткәрү буенча Рособрнадзор тарафыннан Татарстанга карата зур кисәтүләр булмаган. Ул рус теле, математикадан 5 меңгә кадәр күзәтүче булганын искәртте.
«Җитешсезлекләр күп иде дип әйтә алмыйм, чөнки елдан-ел чыгарылыш укучыларының аңлавы арта. Вак кына хилафлыклар булды, районнар белән сөйләштек, алар нинди юнәлештә эшлисен беләләр», - дип сөйләде Илсур Һадиуллин.

- Казанның 131 нче лицее (306 югары баллы нәтиҗә)
- Чаллының 78 нче лицее (261)
- КФУның Лобачевский исемендәге лицее (196)
- Казанның 19 нчы гимназиясе (175)
- Әлмәтнең 2 нче лицее (166)
- Түбән Каманың 35 нче лицее (164)
- КФУның IT-лицее (147)
- Бөгелмәнең 2 нче лицее (120)
- Чаллының 26 нчы гимназиясе (119)
- Казанның 39 нчы мәктәбе (119)
- Казанның 83 нче лицее (117)
Шулай ук Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрендә иң түбән чик күрсәткечен уза алмаган укучылар аеруча күп теркәлгән мәктәпләр дә билгеле. Казанның Вахитов районы 41 нче урта мәктәбе, Советлар Союзы Герое Газинур Гафиатуллин исемендәге Бөгелмә кадетлар мәктәп-интернаты, Ютазы районының Урыссу 2 нче урта мәктәбе, Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 112 нче урта мәктәбе, Яшел Үзән районының Обсерватория урта мәктәбе, Хәрби-патриотик белем бирү үзәге - Казанның Киров районындагы Чехов исемендәге 67 нче мәктәбе, Казанның Киров районы 153 нче урта мәктәбе, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге Казан кадет мәктәп-интернаты, Түбән Кама районының 2 нче урта мәктәбе әнә шундыйлардан.
«Кызганыч, былтыргы кебек үк, быел да химия, биология, җәмгыять белеменнән Бердәм дәүләт имтиханының иң түбән чик күрсәткечен уза алмаучы укучылар арта. Бу предметлардан имтихан тапшыручылар кими, «икеле» алучылар арта», - диде Илсур Һадиуллин.
Брифингта шпаргалка куллану аркасында, Татарстанда өч укучыны имтиханнан куулары да билгеле булды.
« Хәзер бу укучылар бер елларын югалтачак, бу бик кызганыч. Укучыларны да, ата-аналарны да тагын бер тапкыр кисәтәсем килә: шпаргалкаларга, башка чараларга да өметләнергә кирәкми. Бары тырышып әзерләнергә генә кала », - ди Илсур Һадиуллин.
Министр әйтүенчә, имтихан үткәрү буенча Рособрнадзор тарафыннан Татарстанга карата зур кисәтүләр булмаган. Ул рус теле, математикадан 5 меңгә кадәр күзәтүче булганын искәртте.
«Җитешсезлекләр күп иде дип әйтә алмыйм, чөнки елдан-ел чыгарылыш укучыларының аңлавы арта. Вак кына хилафлыклар булды, районнар белән сөйләштек, алар нинди юнәлештә эшлисен беләләр», - дип сөйләде Илсур Һадиуллин.
Фәния ЛОТФУЛЛИНА
Комментарийлар