Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Һадиуллин котлавы

Белем көне белән!Кадерле укучылар, студентлар, хөрмәтле коллегалар һәм әти-әниләр! Барыгызны да чын күңелдән Белем көне белән котлыйм! Җәйге каникуллар тәмамланды, бүгеннән мәгариф оешмалары яңад...

Белем көне белән!
Кадерле укучылар, студентлар, хөрмәтле коллегалар һәм әти-әниләр! Барыгызны да чын күңелдән Белем көне белән котлыйм!
 

Җәйге каникуллар тәмамланды, бүгеннән мәгариф оешмалары яңадан ишекләрен ачты, яңа уку елы башланды. Татарстанның 500 мең укучысы, 214 мең студент һәм 65 меңнән артык педагог үзләре укый, эшли торган мәктәп, көллият һәм университетлар бусагасын шатланып атлап керәләр, дип ышанам.
Бүген 57 мең беренче сыйныф укучысы өчен тәүге тапкыр кыңгырау яңгырый. Аларга искиткеч мәктәп дөньясын ачарга, укырга, язарга һәм яңа дуслар табарга өйрәнергә кирәк булачак.  Кадерле балалар, уку – зур көч таләп итә торган катлаулы бурыч. Без барыбыз да сезнең белән горурланачагыбызга шикләнмим. Сезгә ачышлар һәм яхшы билгеләр телим!
Барлык укучыларга һәм студентларга, олимпиадаларда һәм проект эшчәнлегендә яңа уңышлар һәм искиткеч җиңүләр телим.  Уку сезгә бары тик шатлык кына китерсен, ә мәктәп һәм студент еллары тормышның иң бәхетле еллары булып истә калсын!
Янәшәгездә һәрвакыт –  өйрәтергә генә түгел, ә үзләренең кыйммәтле тормыш тәҗрибәсе белән бүлешүче белемле укытучылар һәм остазлар булсын. Сер түгел, һәркем педагог була алмый. Бу һөнәр ияләре – якты, ачык, иҗади, кызыксынучан, инициативалы, алар арасында битараф һәм очраклы кешеләр юк.
Хөрмәтле коллегалар, укучыларны яратуыгыз, аларга бүләк иткән күңел җылысы һәм кайгыртуыгыз, һөнәрегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә!
Беренче сентябрь – укучы һәм укытучы, мәктәпкә озатучы һәм каршы алучы, «мәктәп автобусында» эшләүче, тәмле итеп ашарга пешерүче, иҗат һәм спорт белән шөгыльләнүче – кем генә булса да, барыбыз өчен дә бәйрәм.
Сезнең һәммәгезгә дә сәламәтлек, бәхет һәм һөнәри уңышлар телим!
Яңа уку елы һәрберебез өчен иң якты һәм онытылмаслык булсын!
Бәйрәм белән! Хәерле сәгатьтә!
ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин
 
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ