Логотип Магариф уку
Цитата:

«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын ТРның 20 мәктәпкәчә учреждениесе отты

Быел 20 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантына лаек булды. Бүләкләү тантанасы ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында узды.

Грант ияләре –  Казанның 3, 214 һәм 291 нче; Нурлат районының 15 нче «Алсу»; Мамадышның 10 нчы «Миләшкәй»; Алабуга районының 18 нче «Карлыгач»; Бөгелмә районының 20 нче «Ладушки»; Азнакай районының 21 нче «Сандугач»; Кукмараның 10 нчы «Ромашка»; Питрәч районы Көек авылы 2 нче номерлы «Әкият»; Саба районы «Кояшкай» «Тимершык һәм Чирмешән районы 1 нче номерлы «Ромашка» һәм башка  балалар бакчалары.

Быел конкурста 29 муниципаль берәмлектән 37 мәктәпкәчә учреждение катнашты. Конкурсантлар сайлап алуның берничә этабын үттеләр. Башта алар билингваль белем бирүне камилләштерүгә юнәлдерелгән проектларны якладылар. Аннары эксперт комиссиясе, оешмаларга барып, аларның эш нәтиҗәлелеген бәяләде.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ