Логотип Магариф уку
Цитата:

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2024» бәйгесенең матбугат конференциясе узды

Очрашуда Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да катнашты.

Бүген Казан шәһәренең "Адымнар" мәктәбендә "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2024" бәйгесенең "Матбугат конференциясе" узды.

Очрашуда Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да катнашты. Татарстан Республикасыннан 3 укытучы һәм Россиянең башка төбәкләреннән 3 укытучы министр, әти-әниләр, укучылар, журналистлар биргән сорауларга, видеосорауларга җавап бирделәр.

18-22 мартта «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының финалы үтте. Биредә Татарстан һәм Россия төбәкләре - Марий Эл, Чувашия, Мордовия, Башкортостан республикаларыннан, Төмән, Киров, Пенза, Саратов, Түбән Новгород, Самара өлкәләреннән, Пермь краеннан, Мәскәүдән килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары "Дәрес", "Мастер-класс," "Сыйныф сәгате", "Методик остаханә" бәйгеләрендә көч сынашты.

Җиңүченең исеме Ленин исемендәге мәдәният йортында үтәчәк йомгаклау тантанасында билгеле була.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ