Җинаятьчеләрнең тамырын корыту кирәк
Соңгы елларда Татарстанда криминаль белән бәйле хәл тотрыклы кала. 2024 елда Россия Президентын, ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар, Казанда «БРИКС» саммиты, «Киләчәк уеннары» кебек мөһим чаралар үткәрергә әзерләнгән чакта һич тә тынычланырга ярамый.
Аларны имин шартларда уздыру хокук саклау органнарында эшләүчеләрдән зур җаваплылык һәм әзерлек таләп итә. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының киңәйтелгән утырышында шул хакта әйтелде.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган ел республикабызда 55 мең 444 җинаять теркәлгән, шул исәптән 17 мең 126 авыр һәм аеруча авыр булганнары, шулардан 23 мең 750 җинаять хокук саклау органнары тарафыннан ачылган. Оешкан җинаятьчел төркемнәрнең 697 әгъзасы, шул төркемдә җинаять кылган 110 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган.
ТР Эчке эшләр министрлыгы ФСБ һәм прокуратура органнары белән берлектә террорчылык характерындагы 58 һәм экстремистик юнәлештәге 24 җинаятьне ачыклаган. Әлеге категориядәге элек кузгатылган 42 җинаять эше буенча гаепләү карарлары чыгарылган, 37 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган.
Республикада мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләр кулланып кылынган 18 мең җинаять теркәлгән, шуларның 13 мең 277 се мошенниклык белән бәйле, 4 мең 461 е банк картасы аша акча урлау, 2 мең 441 е чит кеше компьютерындагы мәгълүматларга хокуксыз керү, 414 е алдау юлы белән акча алу белән бәйле. Әлеге җинаятьләр буенча илнең барлык субъектлары арасында Татарстан бишенче урында тора. Хокук саклау органнарында эшләүчеләр көче белән икътисадка кагылышлы 2 мең 602 җинаять ачылган, шул җирлектә 3 млрд 883 млн 255 мең сумлык матди зыян кире кайтарылган. «Пирамида» финанс кармагына эләгеп, 2 меңнән артык граждан зыян күргән, республикада шундый 8 оешманың эшчәнлеге туктатылган.
Альберт САБИР
Комментарийлар