Логотип Магариф уку Цитата: Кадерле сүз ишетсәң, аклың артыр (Утыз Имәни)

Информатика укытучыларына ноутбуклар тапшырылды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ICL-Техно» технопаркында 10 әйдәп баручы информатика укытучысына ноутбуклар тапшырды. Алар Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган укучылар, олимпиада призёрл...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ICL-Техно» технопаркында 10 әйдәп баручы информатика укытучысына ноутбуклар тапшырды. Алар Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган укучылар, олимпиада призёрлары әзерләгән, алар арасында педагоглар өчен оештырылган бәйгеләрдә җиңгән укытучылар да бар.
«Мәгариф – безнең киләчәк. Без балаларга нәрсә бирәбез, шуны алачакбыз«, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтүенчә, күп еллар дәвамында республика җитәкчелеге мәгариф үсеше һәм белем бирү оешмаларын матди-техник җиһазландыруга аерым игътибар бирә.
«Безнең тармакка ярдәм иткәне өчен Президентыбызга рәхмәт. 2010-2018 еллар арасында «Укытучыга – ноутбук» проекты кысаларында республика бюджеты хисабына 90 меңнән күбрәк ноутбук сатып алынган», - диде мәгариф министры.
Искәртеп үтик, агымдагы елда Татарстанда 12 мең педагогка ноутбук тапшырылачак.

“Татар-информ” МА материаллары буенча


Фото: https://mon.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ЯҢАЛЫКЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"

ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ

  • Конкурс: Лучший учитель истории
  • Мой лучший урок
  • Слушай радиоканалы Татмедиа
  • Помощь рядом
  • Авыл укутучысы
  • Конкурс: Лучший учитель истории
  • Мой лучший урок
  • Слушай радиоканалы Татмедиа
  • Помощь рядом