Логотип Магариф уку
Цитата:

Инглизчәне – ... кытайчага алыштырабыз?!

Чит телләр белү мәртәбә һәм дәрәҗә инде ул. Без мәктәптә укыган чорда, Бөек Ватан сугышының Германия белән булуының шаукымы булгандырмы, чит тел буларак немец телен өйрәтеп азаплаган булдылар. Аннан с...

Чит телләр белү мәртәбә һәм дәрәҗә инде ул. Без мәктәптә укыган чорда, Бөек Ватан сугышының Германия белән булуының шаукымы булгандырмы, чит тел буларак немец телен өйрәтеп азаплаган булдылар. Аннан соң мәктәпләрдә инглиз телен  укытуга авыштылар. Хәтта туган телләре булган татар теленә биреләсе сәгатьләрне кыскарта-кыскарта булса да. Инде хәзер әнә кайбер түрәләр, аерым алганда Россия Дәүләт Думасы спекиры Вячеслав Володин, инглиз телен үле телләр рәтенә кертмәкчеләр. Аның урынына, халыкара тел буларак, кытай телен өйрәнергә кирәк, дип саный алар.
Әйткән сүзләре эштән аерылмый да, күрәсең. Әйтик, Россиянең эзләнүчеләр әзерли торган программасына акрынлап кытай теле дә кертелә  башлаячак икән. Бу хакта Россия Президентының фән һәм мәгариф мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Андрей Фурсенко белдергән. Ул искәртеп узганча, мәҗбүри икенче чит тел буларак кытай теле Мәскәүнең физика-техника институтында кертелгән дә инде. «Хәзер дөньяда фәнни басмаларның 30 проценты кытай телендә нәшер ителә. Әгәр фән ягыннан артта калырга теләмәсәк, алга таба кытайчага таба хәрәкәт итик», – дигән ул.
Президент ярдәмчесе А.Фурсенко сүзләренә караганда, фәндә кытай теленнән тыш рус теле дә ныклап өйрәнелергә тиеш икән. Ә менә халыкара 14 тел рәтенә кергән татар теленең кирәклегенә  карата кайсысы әйтә алыр икән?!
Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ