Логотип Магариф уку
Цитата:

Иннополис укытучысы – финалда!

«Россия ел укытучысы - 2023» конкурсы финалы тәмамланды.  Бүген Мәскәүдә анда җиңүче дип табылып, бишлеккә кергән укытучыларны игълан иттеләр. Аларның берсе – Татарстан мөгаллимнәре данын яклаган – Юг...

«Россия ел укытучысы - 2023» конкурсы финалы тәмамланды.  Бүген Мәскәүдә анда җиңүче дип табылып, бишлеккә кергән укытучыларны игълан иттеләр. Аларның берсе – Татарстан мөгаллимнәре данын яклаган – Югары Ослан районындагы «Иннополис» лицееның математика укытучысы Арман Артурович Костанян. Котлыйбыз!

Костанянга 28 яшь. Математика фәненнән укыта. Педагогик стажы нибары алты гына әле. Шулай булуына да карамастан сокланырлык нәтиҗәләр күрсәтергә өлгерде. Аның укучылары да Халыкара һәм Бөтенроссия олимпиадаларында күп мәртәбәләр җиңүләре белән куандырды инде. Әүзе ул март аенда «Татарстанның 2023 ел укытучысы» конкурсының абсолют җиңүчесе дип табылган иде. Дәресләрен гаятьтә мавыктыргыч итеп уздыра, стндарт булмаган методларга еш мөрәҗәгать итә: дәресендә фортепьянода да уйнап җибәрергә мөмкин, гаджетларныда эшкә җигә. Конкурста күрсәткән осталык дәресендә улда ул жюри хөкеменә математика дәресләрендә экспериментның мөһим рольуйнаганлыгын ачык күрсәтә алды, шигъриятнең геометрия фәне белән ни дәрәҗәдә бәйләнештә булуын конкрет мисаллар белән исбатлауга иреште. Чын мәгънәсендә педагог! Кыскасы, Татарстан укытучыларының ни дәрәҗәдә педагогик осталыкка ия булуларын Россия күләмендә исбатлый алды.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ