Логотип Магариф уку
Цитата:

Инвалид балаларга икеләтә пенсия түләнәчәк

Хөкүмәт ата-аналары махсус операция вакытында һәлак булган инвалид балаларга икеләтә пенсия түләү турындагы закон проектын хуплады. Бу хакта РИА Новости Министрлар Кабинеты хәбәренә сылтама белән белдерә.

Документны караучыларның берсе булып Федерация Советының вице-спикеры, «Бердәм Россия» генераль советы секретаре Андрей Турчак җитәкчелегендәге махсус хәрби операция мәсьәләләре буенча эшче төркем тора.

Ул искәрткәнчә, закон буенча берьюлы берничә пенсия алу хокукына кайбер ташлама алучылар гына ия: Бөек Ватан сугышы ветераннары, Ленинград блокадасында яшәүчеләр, космонавтлар, һәлак булган хәрбиләрнең ата-аналары һәм тол хатыннары.

Шул рәвешле, яңа закон нигезендә бу исемлекне әти-әниләренең берсе хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган инвалид балалар тулыландырачак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ