Логотип Магариф уку
Цитата:

Ир-егет укытучылар телебез сагында

Казанның күппрофильле 187 нче лицеенда башкала шәһәре мәктәпләрендә төрле фәннәр буенча белем бирүче укытучылар арасында “Тел сагында – ир-егетләр”  дип исемләнгән педагогик уен булып узды. Быел ул җи...

Казанның күппрофильле 187 нче лицеенда башкала шәһәре мәктәпләрендә төрле фәннәр буенча белем бирүче укытучылар арасында “Тел сагында – ир-егетләр”  дип исемләнгән педагогик уен булып узды. Быел ул җиденче тапкыр оештырылды.

Район этабын узып килгән конкурсантлар арасында төрле фән укытучылары бар иде. Аларны бер нәрсә берләштерә - барысы да укучыларга туган телебезне җиткерергә тырыша. Сәхнәдә Мәскәү һәм Киров районнарын тәкъдим иткән “Тел сакчылары”, Совет районыннан  –“Ритм”, Идел буе һәм Вахитов районыннан – “Бөркетләр”, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районыннан “Киләчәк” төркемнәре осталыкта, тапкырлыкта көч сынашты. Бәйрәмне Ләйсән Антонова һәм Фәнил Галиуллин алып барды.

Егетләрнең белемнәрен һәм сәләтләрен жюри әгъзалары галим, филология фәннәре докторы, профессор, КФУның Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин, ТР Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Рәсимә Шәмсетдинова, Казан шәһәре мәгариф идарәсенең баш белгече Баһавиева Рәйхана Әминовна, танылган телевидение һәм кинорежиссеры, сценарийлар авторы Нурания Җамали һәм “Мәгариф” журналы редакциясеннән “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррир урынбасары Фәния Лотфуллина карады. Кыскасы, аларның хезмәте иләк аша узды бүген.

Ир-ат укытучылар җырлады да, биеде дә, танылган язучыларның әсәрләреннән өзекләр дә  сәхнәләштерде, телебез язмышы турында кечкенә генә видеофильмнар да әзерләнеп килгәннәр иде. Ә бәйгенең интеллектуаль өлеше быел “Мәгариф” журналының 105 еллык юбилеена багышланган иде.

Төркемнәр бәйгегә бик җаваплы караган, спектакльләрдә һәм видеофильмнарда кыю темалар да күтәрелгән, бүгенге көн өчен актуаль, укытучыларны борчый торган мәсьәләләрне чагылдырдылар.  Бар күңелләрен биреп, ихластан чыгыш ясады алар.

“Мондый бәйгеләр безне берләштерә. Төрле мәктәпләрдән сайлап алынган укытучылар белән рәхәтләнеп аралаштык, дуслашып беттек. Мондый бәйгеләр еш уздырылсын иде. Телне барыбыз бергә саклау мөһим,” – ди катнашучылар үзләре.

Бәйгенең буеннан-буена лачын кебек җитез, уңган-булган егетләребезнең чыгышларына сокланып утырдым. Гадәттә, тел саклауны татар теле һәм әдәбияты укытучылары өстенә генә аударып калдырабыз шикелле. Биредә башка фән укытучыларын да тарту  бик зур отыш булган. Телебезне саклау елдан-ел кыенлаша барган заманда мондый конкурслар үткәреп, мәгариф дөньясын тагын бер кат дер селкетеп, укытучыларны да, укучыларны да берләштергән мондый проектны булдыруы өчен аның идея авторы Казан башкарма комитетының милли мәгариф бүлеге методисты Раиф Зиннәтуллинга рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Киләчәктә бу чара республика күләмендә дә үткәрелсә иде дигән теләктә калабыз.

Ниһаять, иң күңелле моментлар! Бәйгедә иң күп балл җыеп, Мәскәү һәм Киров районнарын тәкъдим иткән “Тел сакчылары” төркеме Гран-при яулады.  Беренче урынны Совет районыннан “Ритм”, 2 нче урынны Идел буе һәм Вахитов районыннан – “ Бөркетләр”, 3 нче урынны Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районыннан “Киләчәк” төркемнәре бүлеште.
Милләтебез сагында шундый көчле рухлы ир-егетләребез торганда телебез дә яшәр әле, иншалла!

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ