Логотип Магариф уку
Цитата:

Исемең бигрәк матур (сирәк). Кемнәр куйган?

Исемең матур, Рәйхан, кемнәр куйган,Сине күреп кем туйган? –дип җырлана җырларда.Чыннан да, нинди матур исем? Нинди матур, моңлы җыр!Исем кешенең язмышына тәэсир итә, диләр. Шуңа да үзеңә туры килгән,...

Исемең матур, Рәйхан, кемнәр куйган,
Сине күреп кем туйган? –
дип җырлана җырларда.Чыннан да, нинди матур исем? Нинди матур, моңлы җыр!
Исем кешенең язмышына тәэсир итә, диләр. Шуңа да үзеңә туры килгән, күңелгә ятышлы, мәгънәле исем сайлау элек-электән мөһим йола булып саналган. Шуңамы, татар халкы «Исемнәр бакчасы»на гаять тә бай. Әйтик, күренекле галимебез Гомәр ага Саттаровның «Татар исемнәре сүзлеге»ндә ун меңгә якын кеше исемнәре тупланган. Күңелеңә хуш килгәнен яңа туган сабыеңа куш кына. Тик кайберәүләр артык эзләнеп, китап актарып тормыйлар шул. Без яшь чакта ике кызның берсенә Айгөл, Ләйсән, Гөлназ исемнәрен кушу бик модада иде. Актаныш төбәгенең үзгәрәк исемнәр йөрткән кешеләре белән аерылып торганын күбебез белә.
Ә хәзер ниндирәк исемнәр модада икән дисезме?
Әйтик, узган атнада башкалабыз Казанда 406 сабый дөньяга аваз салган. Шуларның 199 ы – малай, ә калган 207 се – кызлар. Аларга Әмир, Кәрим, Аяз, Ясминә, Ева, Камилла, Әминә исемнәре ешрак кушылган. Ә сирәк бирелгән исемнәр арасында Северян, Асман, Суфьян, Алеана, Лола дигәннәре бар. Әле кайчан гына малайларга да, кызларга да кушылып киленгән Йолдыз исеме дә сирәк бирелә торган исемнәр рәтенә кергән.
Бу нисбәттән, Мамадыш төбәге халкы балага ниндирәк исемнәр бирүне хуп күрә икән? Әйтик, июнь аенда туган егерме сабыйның уникесе – малай: Ратмир, Самир, Раян, Радел, Арсен, Әмирхан, Владимир, Ислам, Егор, Камил исемлеләр. Ә ике гаилә сабыйларына Тамерлан исемен сайлаган. Ә кызларга  Ләйлә, Дарина, Мәликә, Иллария, Есения, Аделина, Зәлия, Василиса исемнәрен биргәннәр.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ