Логотип Магариф уку
Цитата:

Иске Чүриле мәктәбендә быел 230 укучы белем алачак

Белем көнен алып киләКыңгыраулы сентябрь.Кулларымда тере чәчәк,Шатлыгымны син дә күр.Ашкынамын мәктәбемә,Әйтерсең туган йортым.Мәктәбемә илтер сукмакГел шулай нурлы булсын. Белем көнен, яраткан укучыл...

Белем көнен алып килә
Кыңгыраулы сентябрь.
Кулларымда тере чәчәк,
Шатлыгымны син дә күр.
Ашкынамын мәктәбемә,
Әйтерсең туган йортым.
Мәктәбемә илтер сукмак
Гел шулай нурлы булсын.

Белем көнен, яраткан укучыларын сагынып көткән мөгаллимнәр бүген чәчәк бәйләме  тоткан, матур итеп киенгән, кызыксынучан укучыларны янәдән белем йортына җыйды. Иске Чүриле урта мәктәбе бу уку елында 230 укучыга белем һәм тәрбия бирә, 20 укытучы укучыларны фән нигезләренә төшендерә. Мәктәбебездә 7 милләт вәкиле дус булып, килешеп, бер-берләрен хөрмәт итеп белем алалар.  Ә мәктәп бусагасын быел  23 укучы тәүге тапкыр атлап керде. Беренче укытучылары Зөлфия Марсил кызы киң колачын җәеп, елмаеп-көлеп  каршы алды үзләрен. Алар шундый кызыклар, шундый матурлар, күзләре янып тора...

Шушы очкын сүнмәсен иде, елларыбыз тыныч, гаиләләребез имин булып, якты, матур мәктәпләрдә белем алырга насыйп булсын безнең балаларга. Вакытның кадерен белеп, киләчәкне ямьлерәк итәргә тырышып, көч-тырышлык куеп, иҗат итеп яшик! Нык сәламәтлек, иман, иминлек, ныклык, сабырлык, түземлек, ышаныч, мәхәббәт, уңышлар hәм җиңүләр юлдаш булсын барыгызга да!

Ләйсән Вәлиева,


Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбе укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ