Логотип Магариф уку
Цитата:

Иске Чүриле урта мәктәбендә беренче сыйныфта 24 укучы

Иске Чүриле урта мәктәбендә беренче сыйныфка 24 укучы керде. Бүген алар өчен беренче кыңгырау шалтырады. Хәтерлим мин әле бүгенгедәйСентябрьнең бере җиткәнен.Хәтерлим мин әле бүгенгедәйЙөгерә-йөг...

Иске Чүриле урта мәктәбендә беренче сыйныфка 24 укучы керде. Бүген алар өчен беренче кыңгырау шалтырады. 

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй


Сентябрьнең бере җиткәнен.


Хәтерлим мин әле бүгенгедәй


Йөгерә-йөгерә  чыгып киткәнем...


Әйе, бөтен күңелләр үзгәрә торган көн бүген: кем баласын беренче тапкыр Белем иленә озата, кемдер оныгын алып килгән, кемнәрдер үзләренең мәктәп елларын сагына. Иске Чүриле авылы да гөрләде бүген: мәктәп ягына  чәчәк бәйләмнәре тоткан укучылар агылды. Алар шулкадәр матурлар, шулкадәр бәхетлеләр, күзләрендә белем очкыннары. Яннарын- да – алар өчен борчылучы, шатланучы да газиз әти-әниләре. Мәктәптә аларны, балкып, укытучылары көтә. Көне дә бәйрәмчә иде бит аның бүген, җәй көнендәгечә җылы, җиләс.
Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбе бүген 24 укучыны беренче сыйныфка Белем иленә кабул итеп алды. Авыл мәктәбе өчен күп инде бу, күпләр кызыгырлык! Мәктәбебез – унберьеллык, барысы 217 укучы белем алачак. Бәйрәмне директорыбыз Илнур Наил улы Габдрахманов ачып җибәрде һәм үзенең изге теләкләрен җиткерде. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Лия Юрьевна Ильина, Укучылар сараеның баш методисты Зөлфирә Мәннап кызы Зарипова, мәктәбебез коллективын Белем көне белән котлап, матур теләкләрен юлладылар. Җирле үзидарә башлыгы Роберт Тәлгать улы Һидиятуллин беренчеләргә бүләкләр тапшырды.

Менә сүзне беренчеләр алды. Берсен-берсе уздыра-уздыра өйрәнеп килгән шигырьләрен сөйләделәр. 11 нче сыйныф укучылары беренчеләргә Белем ачкычын тапшырдылар. Хәерле сәгатьтә, кадерле балалар, укытучылар, әти-әниләр! Уңышлы уку еллары булсын, исән-сау булыйк!  

Ләйсән ВӘЛИЕВА,


Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле


һәм әдәбияты укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ