IV «Гәүһәр» балалар фестивале узды
12 февральдә Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә IV «Гәүһәр» балалар фестивале узды. Дүрт ай дәвам иткән проектның йомгаклау чарасында 550 бала сәхнәгә чыгып, нәфис сүз, вокал, бию һәм милли уен коралларында уйнау буенча осталыкларын күрсәтте. Гомумән, быел проектта 1300дән артык бала катнашты, дип хәбәр итә Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.
Бәйрәм чарасын Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык язучысы, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова,Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин,әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарыИрек Шәрипов, «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова, белем учреждениеләре җитәкчеләре, әти-әниләр һәм укучылар тамаша кылды.
Проект остазлары арасында тәҗрибәле театр артистлары, педагог-хореографлар, җырчылар, музыкантлар бар иде. Быел 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән танылган диктор, сәхнә теле остазы Эльмира Хамматова да фестивальдә катнашты.
Өченче ел рәттән фестиваль җанлы музыка белән узды: М.Мозаффаров исемендәге 18нче балалар музыка мәктәбе ансамбле чыгышларга аерым төсмер өстәде.
Бәйрәм традицион рәвештә «Гәүһәр» гимны белән тәмамланды. Аны башкару өчен сәхнәгә фестивальдә катнашкан 550 бала чыкты. Фестивальнең телевизион версиясе тиздән эфирда күрсәтеләчәк.
Фото: Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.





Комментарийлар