Июль аена истәлекле даталар
1 – Журналист, 1977 – 1989 елларда «Совет мәктәбе» («Мәгариф») журналының баш мөхәррире Вакыйф Зыятдиновка 85 яшь.
1 – Журналист, 1977 – 1989 елларда «Совет мәктәбе» («Мәгариф») журналының баш мөхәррире Вакыйф Зыятдиновка 85 яшь.
3 – Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре көне.
4 – Диңгез һәм Елга флоты хезмәткәрләре көне.
5 – Халыкара кооперативлар көне.
Композитор Аллаһияр Вәлиуллинның тууына 90 ел. 1972 елда вафат.
9 – Шагыйрә Фәйрүзә Мөслимовага 60 яшь.
11 – Тарихчы, археолог һәм этнограф Гайнетдин Әхмәревнең тууына 150 ел. 1911 елда вафат.
14 – Россия почтасы көне. Почта хезмәткәрләре көне.
15 – Актер, Татарстанның халык артисты Газиз Зыятдиновның тууына 110 ел. 1991 елда вафат.
Язучы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зиннур Мансуровка 65 яшь.
18 – Металлурглар көне.
20 – Халыкара шахмат көне.
21 – Америка язучысы Эрнест Хемингуэйның тууына 115 ел. 1961 елда вафат.
Татарстанның халык артисткасы Фирдәвес Әхтәмованың тууына 75 ел. 2012 елда вафат.
25 – Сәүдә хезмәткәрләре көне.
Күренекле язучы, кинорежиссер, сценарист һәм актер Василий Шукшинның тууына 85 ел. 1977 елда вафат.
28 – Әдәбият белгече Якуб Агишевның тууына 115 ел. 1972 елда вафат.
Журналист, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Нургали Булатовка 75 яшь.
80 ел элек Татарстан Язучылар берлеге оештырылды.
30 – Җырчы, Татарстанның, Каракалпакстанның, Россиянең халык артисткасы Зилә Сөнгатуллинага 65 яшь.
Комментарийлар