Кабан күле буенда татарча бию дәресләренең яңа сезоны башланды
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию дәресләренең яңа сезоны ачылды.
4 июнь көнне, Кабан күле буенда татар телендә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию дәресләренең яңа сезоны ачылды. Казанлылар «Түгәрәк уен», «Күчмә бию» һәм «Күпер» халык фольклор уеннарында, мастер-классларда катнашты.
Шул ук көнне биредә һөнәри оста биючеләр арасында «Бию көрәше» конкурсына да старт бирелде.
Узган ел Татарстан башкаласында «Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию проектының юбилее уңаеннан «Бию көрәше»нең йомгаклау чарасы узды. Биредә 300 мең сум күләмендә төп акчалата бүләк өчен 20 финалчы көрәшкән иде. Проектта Балтач районында яшәүче Илнар Закиров җиңү яулады.
Денис Гордийко фотосы





Комментарийлар