Логотип Магариф уку
Цитата:

Кабан күле яр буенда "Ярмәк вагын" биергә өйрәтәчәкләр

Казан Мэриясе «Хәрәкәттә – бәрәкәт» иҗат һәм спорт дәресләренең быелгы сериясен башлап җибәрә. Әлеге чаралар Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә июнь аеннан башлап сентябрьгә кадәр уздырыла...

Казан Мэриясе «Хәрәкәттә – бәрәкәт» иҗат һәм спорт дәресләренең быелгы сериясен башлап җибәрә. Әлеге чаралар Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә июнь аеннан башлап сентябрьгә кадәр уздырылачак.
2021  елда «Чабата» биюе буенча Кабан күле яр буенда үткәрелгән мастер-класс бик уңышлы килеп чыкканга һәм күпләрнең күңеленә хуш килгәнгә күрә, быелгы беренче дәресне дә татар биюенә багышларга булдык.
2  июнь 19.00 дә Кабан күле яр буенда «Ярмәк вагы» татар биюенә багышланган остаханә һәм перформанс узачак. Бу дәресне халыкара конкурс-фестивальләр лауреаты, халык биюләре педагог-хореографы Сәидә Миннебаева; фламенко биюе остасы, хореограф Гөлсинә Галимуллина; Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Владислав Уткин; «Казан» бию ансамбленең әйдәп баручы солисты Рамазан Җамалетдинов үткәрә. Мастер-класс җанлы музыка астында узачак. Бу эштә музыкантлар – Айдар Әбдрәхимов (гитара), Рөстәм Рафигуллин (баянчы), Эрик Марковский (перкуссия) ярдәм итәчәк. Перформанс – мастер-класска, мастер-класс үз чиратында күмәк биюгә күчәр, дип көтелә.
Искәртеп үтик, «Ярмәк вагы» биюе Самара өлкәсенең Ярмәк авылында барлыкка килгән. «Ярмәк» хәрәкәтләренә мастер-класста катнашучылар   бергәләшеп өйрәнә алачак. Соңыннан бию баттлар белән дәвам итәчәк.
Әлеге биюнең тарихына күз салсак, ул бик үзенчәлекле сынау-уен нәтиҗәсендә килеп чыккан. 18 яшьләре тулган яшь егетләр үкчәләре белән аяк асларыннан уза торган камчыга басарга тиеш булган. Элек «Ярмәк вагы»н егетләр генә биесә, тора-бара яшь кызлар да бии башлаган. Бию вак хәрәкәтләре, ритмлы, дәртле булуы белән дә аерылып тора.
–Барыгызны да бергәләшеп әлеге бию төрен өйрәнергә чакырабыз, мастер-класс бушлай уза, - дип хәбәр итә Казан башкарма комитеты Аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне ашыру бүлегенең матбугат үзәге.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ