Каюм Насыйрига багышланган онлайн-курс дөнья күрде
«Ачык университет» «Каюм Насыйри хезмәтләре» дип исемләнгән онлайн-курс тәкъдим итә.
Әлеге курс XIX йөзнең күренекле тел галиме, тарихчысы, тәрҗемәчесе, язучысы, фольклорчысы Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйровның күпкырлы мирасын өйрәнүгә багышланган. Лекцияләр галимнең тарих һәм этнография өлкәсендәге эшчәнлеген, туган авылы белән элемтәләрен һәм көнкүреш мәгълүматларын җыю үзенчәлекләрен ача, дип белдерә Бөтендөнья татар яшьләр форумы матбугат хезмәте.
Курс Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиалы Каюм Насыйри музее белән берлектә әзерләнгән.
Фото: Бөтендөнья татар яшьләр форумы матбугат хезмәте





Комментарийлар