Логотип Магариф уку
Цитата:

Камал театрында Әлфия Афзаловага багышланган спектакль куелачак

Быел Камал театрында Әлфия Афзалованың иҗаты, язмышы, тормышы турында спектакль чыгачак, ә декабрь аенда җырчыга багышланган фәнни-гамәли конференция көтелә. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгында узга...

Быел Камал театрында Әлфия Афзалованың иҗаты, язмышы, тормышы турында спектакль чыгачак, ә декабрь аенда җырчыга багышланган фәнни-гамәли конференция көтелә. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат очрашуында җырчының кызы, Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды җитәкчесе Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова хәбәр итте.  Матбугат очрашуы Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестиваль-бәйгесенә багышланган иде.
«Фестивальгә 600 дән артык гариза килде. Татарстаннан тыш, Россия төбәкләреннән һәм 13 илдән катнашучылар булды. Минемчә, бу – бик яхшы нәтиҗә. Үзебез өчен кызыклы артистлар ачтык. Быел жюри командасы да зур иде, бик көчле бәйге булды. Мин бик канәгать. Ә Гран-при иясенең исемен концертта игълан итәчәкбез», – дип сөйләде Зөлфия ханым.
ТР Рәисе карамагында эшли торган Мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова: «Без шәхесләребезне барларга, иҗатларын өйрәнергә, буыннан-буынга тапшырырга тиеш. Әлфия Авзалованың юбилей елында бик күп эшләр эшләнде, без матди яктан ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Әлфия Авзалованың иҗатын мәңгеләштерү юнәлешендә зур эшләр башкарабыз. Без аның белән бик озак еллар аралашып яшәдек. Ул бик ихлас иде, гайбәтләрдән ерак торды, аның үз-үзен тотышы, кешеләр турындагы фикере соклануга лаек. Ул матур итеп яшәде, мәдәниятебез, илебез өчен зур хезмәт куйды», – дип белдерде.
Оештыручылар әйтүенчә, Әлфия Авзалованың 90 еллыгына багышланган гала-концерт 23 октябрьдә 18:00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узачак. Анда Татарстанның һәм Россиянең әйдәп баручы артистлары, Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль-конкурс лауреатлары катнашуы көтелә.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ