Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Өммәтебезнең киләчәге мөгаллимнәрнең эшчәнлегеннән тора»
30-31нче октябрьдә Казанда мөселман уку йортлары укытучыларының халыкара катнашу белән уздырылучы “Россия мөселманнарының гражданлык үзенчәлеге нигезе буларак традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр” дип исемләнгән XIII Бөтенроссия форумы булып узды.
Әлеге чара Россия ислам институты тарафыннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә үткәрелә.Ел саен үткәрелә торган форум Россиядә хәзерге заман мөселман мәгарифенең актуаль проблемалары буенча фикер алышу мәйданчыгы булып тора.
Форумда Татарстанның барлык районнарыннан, Россиянең төбәкләреннән, Сирия һәм Мисырдан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Казахстаннан килгән 500дән артык мөгаллим, төрле дәрәҗәдәге мәгариф, белем бирү уку йортларыннан җитәкчеләре катнашты.
Беренче көнне мәчет каршындагы курс укытучылары җыелган булса, бүген исә мәдрәсәләр, Россиянең, якын һәм ерак чит илләрнең югары уку йортлары укытучылары тәҗрибә уртаклашты.
Пленар утырышта Татарстан Мөфтие, шәригать фәннәре докторы Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Рәисе Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды директорының төбәк проектларын координацияләү һәм дәүләт структуралары белән хезмәттәшлек буенча урынбасары Алексей Петров, Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды директоры урынбасары, Болгар ислам академиясенең теология кафедрасы профессоры, фәлсәфә фәннәре докторы Али Вячеслав Полосин һ.б. катнашты. Пленар утырышны Татарстан Республикасы Мөфтие урынбасары, Ислам мәгарифе советы директоры, РИИ һәм КИУ ректоры, ТР Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы (академик), сәясәт фәннәре докторы, профессор Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин алып барды.
Сәламләү сүзләре белән Мөфти Камил хәзрәт чыгыш ясады. Ул республикада яшь буынга белем-тәрбия бирүгә күп көч куйган имамнар эшчәнлегенең әһәмиятен әйтеп узды. Аның сүзләренчә, бу исә традицион рухи кыйммәтләрнең киләчәге барлыгын дәлилли.
-Ислам уку йортлары яшь мөселманнарның дини һәм милли, мәдәни һәм рухи тормышында зур роль башкара. Мәдрәсәләрдә нинди гыйльми һәм тормыш юнәлешләре бирелүенә карап, шәкертләр шуны үзеләренә сеңдерә. Шуңа күрә өммәтебезнең киләчәге, җәмгыятьтәге динара татулык күпмедер дәрәҗәдә мөгаллимнәрнең эшчәнлегеннән тора, – сөйләде ул.
Сәламләү сүзләре тәмамлангач, дини белем бирү оешмалары директорларын, ТР дәүләт хакимияте органнарын, дин һәм җәмәгать эшлеклеләрен, хәйриячеләрне Татарстанда мөселман мәгарифен үстерүгә керткән өлешләре өчен бүләкләделәр.
Автор фотолары
Комментарийлар