Логотип Магариф уку
Цитата:

Каникулларның графигы билгеле

Әле яңа уку елы башланырга ике атналап вакыт бар. Шулай булса да 2023/2024 нче уку елына укучылар өчен каникулларның кайчанрак буласы мәгълүм булды. Гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчелеге Мәгари...

Әле яңа уку елы башланырга ике атналап вакыт бар. Шулай булса да 2023/2024 нче уку елына укучылар өчен каникулларның кайчанрак буласы мәгълүм булды. Гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчелеге Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдимнәренә таянып, каникуллар расписаниесен мөстәкыйль рәвештә үзләренчә билгеләргә мөмкиннәр.
Ә министрлык тәкъдимнәренә килгәндә, уку елы дүрт чиректән торган мәктәпләр өчен каникуллар түбәндәге вакытларда булачак:





      • көзге каникул 30 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр;

      • кышкы каникул 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр;

      • 1 нче сыйныф укучылары өчен кышкы каникул 19 февральдән 25 февральгә кадәр;

      • язгы каникул 25 марттан 31 мартка кадәр;

      • җәйге каникул 25 майдан 31 августка кадәр.






Ә инде уку елы өч семестрдан торган мәктәп укучылары өчен каникуллар түбәндәге вакытларда булачак:





      • көзге каникул 9 октябрьдән 15 октябрьгә, 20 ноябрьдән 26 ноябрьгә кадәр;

      • кышкы каникул 1 гыйнвардан 8 гыйнварга, 19 февральдән 25 февральгә кадәр;

      • язгы каникул 8 апрельдән14 апрельгә кадәр;

      • җәйге каникул 8 июньнән 31 августка кадәр.






Күңелле һәм файдалы яллар насыйп булсын һәркайсыгызга!

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ