Логотип Магариф уку
Цитата:

Кариев театрының «Йосыф» спектаклендә Равил Гайнетдин тәкъдим иткән борынгы нәшидләр яңгыраячак

15 һәм 16 июньдә Кариев театрында  «Йосыф» спектакленең премьерасы көтелә. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган.Спектакль урта гасырлар шагыйре Кол Гал...

15 һәм 16 июньдә Кариев театрында  «Йосыф» спектакленең премьерасы көтелә. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган.
Спектакль урта гасырлар шагыйре Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасына нигезләнгән. Кариев театры татар халкының яраткан әсәренә яңача караш ташларга чакыра.
«Йосыф» спектаклендә Россия мөфтиләре шурасы рәисе Равил Гайнетдин тәкъдим иткән XV гасыр нәшидләре яңгыраячак. 

«Спектакльне куйганда, Равил хәзрәт фәнни киңәшче буларак бик кыйммәтле фикерләре белән уртаклашты. Аның төп теләкләренең берсе – мөнәҗәтләр, нәшидләр яңгыратуны тәкъдим итү. Ул миңа Сергач якларыннан табылган бик борынгы нәшидләр җибәрде. Алар арасында XV гасырдан килгәннәре дә бар. Без аларны кулланырга булдык», – дип сөйләде ул спектакль уңаеннан Ислам мәдәният музеенда оештырылган матбугат конференциясендә.
Режиссер әйтүенчә, ул эш барышында һәрбер эшләгән эпизодны Ватсап аша хәзрәткә җибәреп барган, Равил хәзрәт киңәшләрен әйткән.
«Үзегез беләсез : ул – сәнгать кешесе. Монысының эчке күңеле бай, монысы уйнаганда арттырып җибәрә, дип артистларның уенына да бәя бирде. Ул кайда ялган, кайда ихласлылык икәнен күрә. Равил хәзрәт безгә инде өченче спектакльдә булыша», – диде Ренат Әюпов.
Йосыф ролендә театрның яшь артисты Инсаф Нәҗипов уйнаячак. Спектакльнең режиссеры – Ренат Әюпов, композиторы – Йосыф Бикчәнтәев, рәссамы – Игорь Капитанов, костюмнар буенча рәссам – Вагыйлә Сельская, ут буенча рәссам – Евгений Ганзбург.

Фәния Лотфуллина


Фото Кариев театрының матбугат үзәгеннән


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ