Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен белем бирү интенсивы оештырыла

Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсеннән хәбәр итүләренчә, башкаланың балалар бакчалары тәрбиячеләре «Үсеш 4.0 Балачак» белем бирү интенсивында бушлай катнаша ала. Проектның яңа сезоны шәхси һәм...

Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсеннән хәбәр итүләренчә, башкаланың балалар бакчалары тәрбиячеләре «Үсеш 4.0 Балачак» белем бирү интенсивында бушлай катнаша ала. Проектның яңа сезоны шәхси һәм һөнәри үсешкә багышланачак.
Интенсив биш атна дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә педагоглар балалар һәм ата-аналар белән эшләү күнекмәләрен яхшыртачак, социаль челтәрләрне ничек алып барырга өйрәнәчәк, эмоциональ интеллектны үстерәчәк.
Проектка ике елдан биш елга кадәр стажы булган 22-35 яшьлек педагоглар кушыла ала. Моның өчен гаризаны 6 нчы октябрьгә кадәр тутырырга кирәк.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ