Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан белән Ульянны хәзер «Метеор» тоташтыра

Заманы үзгәрдеме, әллә үзебезме: чебен очы кадәр генә булган яңалыктан да сенсация  ясый белә хәзер кайберәүләр. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Казан-Ульян маршруты буенча Идел буйлап «Ме...

Заманы үзгәрдеме, әллә үзебезме: чебен очы кадәр генә булган яңалыктан да сенсация  ясый белә хәзер кайберәүләр. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Казан-Ульян маршруты буенча Идел буйлап «Метеор»да рейс ачылуына багышланган матбугат конференциясендә катнашканнан соң күңелемдә туган фикер ул. Ә бит заманында Казан елга портыннан күпме кеше су буйлап сәяхәт итүне хуп күрә иде. Үзем дә Алабугада укыган чорда «Ракета»га утырып шактый йөрелде. Казан-Чаллы трассасы ачылгач, инде ничә еллар су транспортыннан йөз чөергән булдык. Тик юкка булган икән. Соң булса да, аңлаганнарына рәхмәт. Ярый әле, бәхетебезгә күрә «Татарстан Республикасы флоты» дигән акционерлык җәмгыяте оешты. Инде җәйнең соңгы көннәрен уздырган мизгелдә – 25 августта  Казаннан Ульянга Идел буйлап беренче рейс җибәрә алдылар.  Атнаның өч көнендә – җомга, шимбә, якшәмбедә – герой-шагыйребез Муса Җәлил исемен йөрткән заманча «Метеор-2020» судносы су буйлап ике каланы тоташтырачак. Бару вакыты дүрт сәгать. Ул Казаннан иртәнге сәгать 8 дә кузгалып,  Ульянга сәгать 12 дә барып җитә. Ә Ульяннан көндезге сәгать 1 дә кузгалып, кичке 5 тә Казан елга портына килеп җитә.  Судно өр-яңа: Яшел Үзәндәге Горький исемендәге заводта төзелгән. Пассажирлар өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Багажыңны урнаштыру урыны да, Wi-Fi да бар. Билет бәясенә килгәндә, бер якка бару 1500 сумга төшә. Биш яшькә кадәрге балалар бушлай йөри, ә 5 – 10 яшьлек балалар өчен билет бәясе – 1000 сум.

Атнасына өч көн йөри дидек. Бу маршрут буенча су буйлап Ульянга «Метеор» хәрәкәте 10 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак әле. Шулай итеп, әле 2, 3, 8, 9, 10 сентябрь көннәрендә Ленин туган калага – Ульянга Идел буйлап сәяхәт кылырга  ниятли аласыз. Аннары киләсе елның җәй башын көтәргә туры киләчәк. Бу маршрутны оештыручы туроператорлар Казан-Ульян су юлын маршруты буйлап суднолар йөрешен киләсе елда тагын да колачлырак итеп оештырырга ниятләп торалар.
 Таһир САБИРҖАНОВ
Инсаф ГАЛӘВЕТДИНОВ фотосы
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ